Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыкка уңайлы булачак

Соңгы араларда гына да шәһәрдәге яңа канализация линиясенә Хирург Шеронов урамындагы сигез торак йорт, шулай ук Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы ике катлы бер йорт тоташтырылды. Шунысын әйтергә кирәк, бу линия узган ел төзелде. Быел исә торак йортларны әлеге линиягә тоташтыру өчен республика бюджетыннан тиешле акча бүлеп бирелде. Июль азакларында "РегионСтрой"...

Соңгы араларда гына да шәһәрдәге яңа канализация линиясенә Хирург Шеронов урамындагы сигез торак йорт, шулай ук Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы ике катлы бер йорт тоташтырылды.
Шунысын әйтергә кирәк, бу линия узган ел төзелде. Быел исә торак йортларны әлеге линиягә тоташтыру өчен республика бюджетыннан тиешле акча бүлеп бирелде. Июль азакларында "РегионСтрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы инде эшкә дә кереште. Күп кенә фатирлар бернинди дә канализациягә тоташтырылмаганга күрә, тышкы һәм эчке эшләрне дә байтак башкарырга туры килгән. Фатир хуҗалары мөстәкыйль рәвештә урнаштырган бәдрәфләрнең юынтык суын суыртып алу һәм базларын ком белән күмү дә шактый вакыт таләп иткән. Һәр йортның подъездына кадәр үзәк торбалар сузылган. Гомумән, төзүчеләргә зур күләмдәге җаваплы эшләр йөкләнгән.
Эчке челтәрләрне монтажлау белән Владимир Функ бригадасы шөгыльләнә. Тышкы эшләр Евгений Кузнецов белән Алексей Усов бригадасына тапшырылган. Тиешле операцияләрнең барысын да тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен объектларда заманча техника да туктаусыз эшли. Фатирларда яшәүчеләр моннан соң инде гомуми канализациядән файдалана алачакларына бик сөенәләр. Яңа системага тоташуның тагын бер әһәмиятле ягы турында да әйтергә кирәк. Йорт яннарындагы һәм ишегалларындагы юынтык су түгү өчен махсус ясалган коеларның барысы да сүтеп алынды. Нәтиҗәдә никадәр урын бушап һәм иркенәеп калды.
- Бу үзгәрешләргә чын күңелдән шатландык, - ди Хирург Шеронов урамындагы 27нче йортта озак еллардан бирле яшәүче Анна Павловна Кузьмичева. - Моннан соң канализация хезмәтеннән иркенләп файдалана алачакбыз. Тәрәзә каршына ук куелган юынтык су базларыннан арындык. Алар тулып ташыган вакытта тирә-якка авыр ис таралды, йортларда яшәүчеләрдән гел зарлану сүзләре ишетергә туры килде. Мондый уңайлылыклар турында озак еллар хыялланган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрның барысы да канәгать. Төзүчеләргә аеруча да рәхмәт әйтәсе килә.
Якын араларда Хирург Шеронов урамындагы тагын ике йорт (картлар һәм инвалидлар йорты, иске йортлардан күченүчеләр өчен төзелгән йорт) яңа линиягә тоташтырылырга тиеш. Ике катлы бу йортлар әле күптән түгел генә файдалануга тапшырылды, аларда канализация системасы да бар. Биредә гомуми челтәргә тоташтыру өчен беркадәр тышкы эшләрне генә башкарасы калган. Коллектив сентябрь азакларына кадәр билгеләгән эш күләмнәрен башкарып чыгуны планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев