Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфганчылар белән очрашу

Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулды. Кирәк булганмы анда безнең гаскәр-ләрне кертү, әллә юкмы? Бу сорау күпләрдә төрле фикер уята. Ерак таулар илендәге хәлләрне кичергән кешеләрнең күпчелеге әлеге бәхәскә кушылмаска тырыша. Фикерләре бер: алар Ватан куйган бурычны үтәгән. Ямбакты авылы китапха-нәсендә Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Солдат сугышны сайламый"...

Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулды. Кирәк булганмы анда безнең гаскәр-ләрне кертү, әллә юкмы? Бу сорау күпләрдә төрле фикер уята. Ерак таулар илендәге хәлләрне кичергән кешеләрнең күпчелеге әлеге бәхәскә кушылмаска тырыша. Фикерләре бер: алар Ватан куйган бурычны үтәгән.
Ямбакты авылы китапха-нәсендә Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Солдат сугышны сайламый" дигән очрашу кичәсе уздырдык. Кичәгә барлык авыл халкы, укучылар һәм укытучылар, Әфганстанда хезмәт иткән Рамил Хөсәенов, Ришат Кәримов, үзенең хәрби бурычын Чечняда үтәгән Илнур Сафин һәм аларның әти-әниләре чакырылды.
Балаларының исән-сау әйләнеп кайтуын өзелеп көткән тетрәндергеч көннәр бигрәк тә әти-әниләр йөрәгендә тирән эз калдыра. Газиз балалары ут эчендә йөргәндә нинди ана йөрәге сыкрамас икән? Кичәне әти-әниләр белән әңгәмәдән башладык. Улы Рамил Әфганстанда хезмәт иткәндә Сания апа йокысыз төннәрне күп кичерә. Кайгы ялгыз йөрми дигәндәй, шул вакытта 46 яшьлек ире дә кинәк вафат була. Орчык кадәрле генә татар хатыны ничек чыдады икән иңнәре күтәрмәслек бу кайгыга? Шөкер, улы исән-сау әйләнеп кайта Бүген алар бергәләшеп матур гомер итәләр. Солтан абый Сафин да улы Илнурның Чечнядан килгән хатлары турында сөйләде. Тормышны яраткан, уен-көлкеле гаиләдә үскән уллары солдат хезмәтеннән бер дә зарланмаган, ә киресенчә: "Әти-әни, монда урам тутырып ишәкләр йөри…" дип яза торган булган. Илнур да бүген әти-әнисе белән яши.
Кичәнең азагында Ватан сакчылары сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан барыбыз бергә җыелышып истәлеккә фоторәсемгә төштек.
Рәмзия Насыйрова,
Ямбакты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев