Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшлекле кешеләргә ярдәмгә

2007 елның 24 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында" Федераль законы нигезендә 2016 елда 2015 ел өчен бизнес субъектлары эшчәнлегенә статистика күзәтүе, икенче төрле әйткәндә, тоташ күзәтү үткәрелә. Бу чараның төп максатлары турында Дәүләт статистикасының территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Валентина Сейчасова сөйли: - Хәзерге...

2007 елның 24 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында" Федераль законы нигезендә 2016 елда 2015 ел өчен бизнес субъектлары эшчәнлегенә статистика күзәтүе, икенче төрле әйткәндә, тоташ күзәтү үткәрелә. Бу чараның төп максатлары турында Дәүләт статистикасының территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Валентина Сейчасова сөйли:
- Хәзерге вакытта кече эшмәкәрлеккә икътисадны кризис нәтиҗәләреннән торгызу буенча төп рольләрнең берсе бирелгән. Дәүләт аңа ярдәм итү чараларын эзли. Шул исәптән яңа теркәлгән кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен "салым каникуллары", салым салуның махсус ставкаларын киметү, дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүне арттыру һәм башка чаралар күздә тотыла.
Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенең дәүләт стратегиясе дөрес һәс тулы статистик мәгълүматларга таянып эш итәргә тиеш. Эшмәкәрлеккә максатчан ярдәм күрсәтү, үсешнең адреслы программаларын һәм инвестиция программаларын тормышка ашыруда алар төп роль уйный. Шунлыктан эшмәкәрләрнең тоташ күзәтүдә катнашуы - эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча сәясәтен формалаштыруга үзеңнән өлеш кертү мөмкинлеге ул.
Бу чара Россиянең барлык кече, урта һәм микропредприятиеләренә, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шуңа күрә Дәүләт статистикасы аларга мөрәҗәгать итеп, тоташ күзәтүдә катнашырга һәм узган ел өчен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча тулы һәм дөрес мәгълүматларны тапшырырга чакыра.
Соңгы тапкыр тоташ күзәтү бездә 2010 елда үткәрелгән иде. Анда алты меңгә якын кеше катнашты.
Безнең районда 363 эшмәкәр һәм 95 кече предприятие сораштырылырга тиеш. Шуларның күпчелеге, беренче чиратта җәйге чорда эшләп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, алдан ук шушы елның декабрь аенда безнең бүлеккә килеп махсус форма тутырырга тиеш. Бу бер дә катлаулы процедура түгел, күп вакытны алмаячак. Ә менә сораштыруда катнашырга теләмәүчеләргә карата административ җәза каралган. Аларга төрле суммада штраф салыначак.
Тутыру өчен формалар инде расланган һәм Росстатның рәсми сайтында урнаштырылган. Алар ике: кече һәм микропредприятиеләр (юридик затлар) өчен аерым һәм шәхси эшмәкәрләр өчен. Урта бизнес еллык отчет формасындагы гадәти тәртиптә отчет бирәчәк. Куелган таләпләр нигезендә урта предприятиеләрдә 250 гә кадәр кеше эшләргә мөмкин, кечеләрендә - 100 гә, микро предприятиеләрдә -15 кә кадәр.
Статистларны бизнес субъектының адресы, алып барган эшчәнлек, табыш, чыгымнар, төп средстволарның бәясе һәм составы, төп капиталга инвестицияләрнең күләме һәм юнәлеше, хезмәткәрләр саны, аларның алган хезмәт хакы, шулай ук бизнесның дәүләттән ярдәм алу-алмавы, алган очракта нинди ярдәм икәнлеге кызыксындыра. Федераль дәүләт статистика хезмәте үз базасы - статистик регистр нигезендә тулысынча күзәтү уздырачак һәм алынган мәгълүматларның дөреслеген дә үзе тикшереп чыгачак.
Алынган мәгълүматлар кече һәм урта бизнесның бүгенге хәле турында рәсми статистик мәгълүматлар туплау өчен файдаланылачак. Сораштыру нәтиҗәләре тулысынча Росстатның рәсми сайтында һәм Интернет челтәрендә бастырылып чыгарылачак: www.gks.ru.
Росстат алынган мәгълүматларның конфиденциальлеген гарантияли, сораштыру нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның барысы да сер итеп сакланачак. Шунысын да әйтергә кирәк, мәгълүматларның берсе дә салым һәм башка дәүләт органнарына, контрольлек итүче оешмаларга тапшырылмаячак. Росстат хезмәттәшлеккә тулысынча ышана.
Фото: http://www.pprt17.ru/pprt/200-statistika.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев