Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш урыннары ышанычлы булырга тиеш

Район предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында хезмәтне саклау тармагында эшләрнең бүгенге торышы җитди борчу тудыра.

Газизулла Әхмәтҗанов,
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе.
2012 елда республикада производствода имгәнүләр аркасында йөздән артык кеше үлде. Практика күрсәткәнчә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очраклары төзелеш һәм авыл хуҗалыгында аеруча еш очрый. Шуңа күрә хезмәт һәм производство дисциплинасын ныгытуга кагылган мәсьәләләр республика хакимиятенең даими игътибар үзәгендә тора.
Безнең районда да бу өлкәдә хәлләрне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Мәсәлән, бер квартал буе 93 предприятие һәм оешма эшчәнлегенә анализ ясалды. Нәтиҗәләр шатланырлык булмаса да, алар күп кенә җитешсезлекләрне юк итү өчен сәбәп булырга тиеш.
Ни кызганыч, узган ел райондагы эш урыннарында 9 бәхетсезлек очрагы теркәлде. Безнең районда бу өлкәдә хәлне яхшырту өчен чаралар кабул ителүгә карамастан, мондый очраклар мәгариф тармагында, "Газтехсервис", "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятьләрендә, "Олимп" физкультура-сәламәтләндерү комплексында, "Спас" табигый заказнигында килеп чыккан. Эш белән тәэмин итүчеләр мәгълүматына караганда, 2012 елда аларның хезмәтне саклау һәм хезмәткәрләр өчен тиешле эш шартлары тудыруга 19,5 миллион сум акча тотканнар. Һәр эшләгән кешегә исәпләгәндә район газ хезмәтендә - 132 мең, "Челтәр компаниясе" җәмгыяте - 52 мең, МЧС - 15 мең, юл участогы 10 мең сумнан артык акча тоткан.
Узган ел эш урыннарын аттестацияләү кебек бик мөһим мәсьәләдә дә борылыш елы булды дияргә мөмкин. Барлыгы 906 аттестация ясалды, бу өлкәдә "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте, газ хезмәте, "Сетевая компания" җәмгыяте, "Болгарнефтепродукт", РУЭС, ДОСААФ район оешмасы, "Газтехсервис" җәмгыяте кебек оешмалар аеруча өлгерлек күрсәтте. Мәгариф системасында эш урыннарының 23 процентына аттестация ясалган. Быел мәгариф бүлеге һәм мәктәп җитәкчеләре бу эшне төгәлләргә җыеналар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук МЧС, Пенсия фондында да уңай якка үзгәрешләр күзәтелә.
Хезмәтне саклауны тиешенчә оештыруда кадрлар, аларның хәзерлеге хәлиткеч роль уйный. Предприятие һәм оешмалардан килгән мәгълүматларга караганда, 2012 елда 84 кеше махсус укытылган. Ләкин шул ук вакытта, 2013 елда авыл хуҗалыклары, мәгариф учреждение вәкилләрен укытуның срогы тәмамлана. Авыл җирлекләре бу өлкәдә эшне начар алып бара. Хезмәтне саклау мәсьәләсе игътибар үзәгендә торырга тиеш, бу эш өчен җаваплы кеше билгеләп, аны укыту, инструктажлар үткәрү һәм башка чаралардан башларга кирәк.
Хезмәтне саклауга бирелгән акчаларның күп өлеше махсус киемнәр, аптечкалар, янгын сүндергечләр, шәхси һәм коллектив саклау чараларын сатып алуга, кул эшен механикалаштыруга, тиешле җылылык, яктылык микроклиматын тәэмин итүгә, хатын-кызлар өчен шәхси гигиена бүлмәләрен ясауга, авария хәлендә булган һәм куркыныч производстволарны юк итүгә яки эш урыннарында имин хезмәт шартлары тәэмин итәрлек реконструкцияләүгә тотылырга тиеш. Барлык эш бирүчеләргә 2012-2015 елларга чаралар планын эшләп, хезмәтне саклау һәм хезмәткәрләр өчен тиешле эш шартларын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру срокларын билгеләргә кирәк. Без барыбыз да кеше эш урынында үзен имин хис итсен, аның тормышына бернинди куркыныч янамасын дип тырышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев