Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон хезмәтләр аша

Пенсия фондының иминиятләштерелгән затлары арасында утыз кеше инде "Личный кабинет плательщика" хезмәтеннән файдаланган. Бу хезмәт түләү дисциплинасын контрольдә тотарга, Пенсия фонды белән исәп-хисап ясауны тикшерергә, аларның хәле турында мәгълүмат, башкарылган карарлар һәм кире кайтарып бирелгән акчаларны исәпкә алып, түләүләр реестрын алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу хезмәтне кулланганда, исәпкә алынган...

Пенсия фондының иминиятләштерелгән затлары арасында утыз кеше инде "Личный кабинет плательщика" хезмәтеннән файдаланган.
Бу хезмәт түләү дисциплинасын контрольдә тотарга, Пенсия фонды белән исәп-хисап ясауны тикшерергә, аларның хәле турында мәгълүмат, башкарылган карарлар һәм кире кайтарып бирелгән акчаларны исәпкә алып, түләүләр реестрын алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу хезмәтне кулланганда, исәпкә алынган түләүләр турында Пенсия фонды органнарының мәгълүмат базасы, алдагы чордагы мәгълүматлар белән чагыштырып карау нәтиҗәсендә, отчетларны бер хатасыз беренче тапкыр ук тапшырып була. Закон таләпләренә нигезләнеп, шулай ук счетына акча күчереп, мәҗбүри медицина һәм пенсия иминиятләштерү взносларын, пеня һәм штрафларны түләү поручениеләрен, акчалата түләү өчен квитанцияләрне бер хатасыз кәгазь формада бастырырга була.
Пенсия фондының Спас районы идарәсе үз клиентларын "Личный кабинет плательщика" хезмәтеннән файдаланырга чакыра. Моның өчен http://www.pfrt.ru./ot tatarstan/ адресы буенча Пенсия фонды сайтында теркәү үтәргә генә кирәк.
Кемнең пенсиясе яңадан исәпләнә?
Балаларны карау вакыты артуын исәпкә алып, безнең районнан 130 хатын-кызның 2014 елның гыйнварыннан хезмәт пенсиясе яңадан исәпләнә торган кешеләр исемлегенә керде.
Бу Федераль законның үз көченә керүе аркасында мөмкин булды. Аның буенча гражданнарның пенсияләрен яңадан исәпләгәндә, ата яки ананың бер баланы аңа яшь ярым тулганчы, яки берничә баланы иң күбе дүрт ел ярым тәрбияләгән булып исәпләнә. Шулай итеп, хәзер өч баланың һәрберсен ел ярым караган дүрт ел ярым стажга керә. Элек исә иминиятләштерелмәгән чорның озынлыгы өч ел белән, икенче төрле әйткәндә, ике баланы яшь ярымга кадәр караган чор белән чикләнде.
Яңадан исәпләү пенсия эшендә булган документлар нигезендә ясала, моның өчен гариза бирергә кирәкми. 2015 елдан башлап, стажга дүртенче баланы тәрбияләгән чор да кертелеп, барлыгы 6 ел - һәр баланы караган өчен бер ел ярым исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев