Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егорова Ирина Александровна

5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. Коммунистлар партиясеннән күрсәтелгән. 1972 елның 7 июлендә Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Базарлы-Мордва Йорткүл авылында тудым. 1991 елда Ульяновск шәһәренең 4нче педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Иж-Борискино урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башладым. Аннары Татар дәүләт гуманитар...

5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. Коммунистлар партиясеннән күрсәтелгән.

1972 елның 7 июлендә Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Базарлы-Мордва Йорткүл авылында тудым.

1991 елда Ульяновск шәһәренең 4нче педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Иж-Борискино урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башладым. Аннары Татар дәүләт гуманитар институтның читтән торып уку бүлегенә укырга кереп, аны 2005 елда уңышлы тәмамладым. Бу чорда мәктәптә эшләвемне дәвам иттем.

Мин Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка Россия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән тәкъдим ителергә ризалыгымны бирдем. Үзем яшәгән, эшләгән, балаларымны тәрбияләгән һәм авылдашларымның балаларын укыткан авыл халкына файда китерәсем килә. Авылның ихтыяҗларын, аның проблемаларын, авырлыкларын якыннан беләм. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә безнең Иж-Борискино авыл җирлеге юкка чыгарылганнан соң, проблемалар тагын да артачак. Беренче чиратта, бу проблемалар шәхси транспорты булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга кагылачак. Бүген үк инде аларга ничек ярдәм итү турында кайгыртам. Иж-Борискино депутатлары өчен бу беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә булачак.

Җирлек Советы авылдан читтә урнашу сәбәпле, бюджет тармагы учреждениеләре - клуб, мәктәп, почта, фельдшер-акушер пунктының да өстәмә проблемалары барлыкка киләчәк. Бу проблемалар игътибар җитмәүгә генә түгел, финанслау, материаль-техник яктан тиешенчә тәэмин итүгә дә бәйле булачак.

Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутат булып сайлаган очракта, авылның ихтыяҗларын яклау, барлык учреждение һәм оешмалар тиешенчә эшләсен өчен тырышачакмын. Икенче төрле әйткәндә, Иж-Борискинога карата гадел мөнәсәбәт булдыруга ирешәчәкмен.

Депутатлыкка кандидат итеп әле беренче генә күрсәтелүем. Дөрес, бу юнәлештә тәҗрибәм әле юк, шулай да эшкә дәртем бар, кешеләргә игътибарлы булып, аларның иҗтыяҗларын аңлап, хәлемнән килгән кадәрчә ярдәм итү теләгем зур.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев