Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диңгезчеләрнең үз һәйкәле булды

Узган якшәмбедә, илебездә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләп үтелгән көндә, Болгарда диңгезчеләр хөрмәтенә истәлек билгесе ачылды. Ул Гордеев һәм Вахитов урамнары кисешкән чатта, "Колосок" балалар бакчасы һәм ашлык кабул итү предприятиесе каршындагы парк янәшәсендә куелды.

Ял көне булуга карамастан, әлеге чарага халык шактый җыелган иде. Бу аңлашыла да, чөнки безнең районда яшәүчеләр арасында да ил мәнфәгатьләрен төрле елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итеп саклаучылар байтак. Бөек Ватан сугышы елларында ил бәйсезлеге өчен никадәр диңгезченең гомере өзелгән. Хәрби бурычны үтәгәндә походтан кайтмый калган "Курск", "Комсомолец" су асты көймәләре турында да беләбез. Су асты көймәләренә каршы торучы "Маршал Шапошников" корабында хезмәт иткән якташыбыз, Полянка авылы егете Василий Борисовның да чәчәк кебек гомере фаҗигале өзелде.
Батырлыгы өчен ул хөкүмәтебезнең Батырлык ордены белән бүләкләнде. Куелган билге ватандашларыбызның батырлыгы, диңгезчеләр арасындагы дуслык һәм туганлыкның никадәр көчле булуы т урында гел искәртеп торачак.
Бу билгене кую инициативасы белән райондагы элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең ветераннар советы чыкты. Совет ун елдан бирле язмышлары Хәрби Диңгез Флоты белән аерылгысыз бәйле булган кешеләрне берләштерә. Андрей Казначеев, Алмаз Иксанов, Николай Пеньков, Александр Семушкин, Александр Ходалов, Александр Татиевский, Николай Шишкин, Вячеслав Карпов, Рәфис Әхмәтҗанов, Владик Гыйбадуллин, Андрей Новиков һәм башкалар бу эштә актив катнаштылар. Җир участогын алу, билгенең эскизын сызу, тиешле атрибутлар сатып алу - боларның барысын да диңгезчеләр тырышлыгы белән үтәлде. Билгене урнаштыру өчен тиешле акчаны да үзләре җыйдылар. Бергәләшеп тотынганда күп кыенлыкларны җиңәргә була икән.
Билгене ачу тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев котлады. Ул әлеге чарада катнашучыларны, шулай ук килгән кешеләрне Хәрби Диңгез Флоты көне белән котлап исәнлек, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар теләде, әлеге вакыйганың нинди әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте.
Митингта катнашучыларга флот ветераннары исеменнән икенче ранг капитаны, "За службу Родине в Вооруженных Силах СССР" ордены кавалеры, шулай ук "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Михаил Федорец мөрәҗәгать итте.
- Флот барысына да, хәтта елаганда да көләргә өйрәтә, - диде ул үзенең чыгышында. - Бу хакта диңгезчеләрнең барысы да яхшы белә. Дөньяның бер генә музеенда да Россия корабларының сугышларда кулга төшерелгән флагын күрмәссең!
Һәйкәлне ачу хокукы район башлыгына һәм флот ветераны, Тын океан водолазы, капитан-лейтенант Гамир Кадыйровка бирелде. Гамир ага әле бу көнне үзенең туган көнен дә билгеләп үтә икән. Истәлек билгесе матур һәм үзенчәлекле итеп ясалган. Махсус беркетелгән таблицага адмирал Нахимовның мондый сүзләре язылган: "Диңгезче беркайчан да җиңел юлны сайламый, ул бары данлы юлдан гына үтә". Соңыннан барысы да һәлак булган диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлбәттә инде, бәйрәм флагын да күтәрделәр. Боерык яңгыраганнан соң корабль старшинасы Ильбрус Нигманов һәм өлкән матрос Антон Фарисеев Хәрби Диңгез Флоты флагларын күтәрделәр. Яңа күтәрелгән флаглар җилдә җилферди башлагач, диңгезчеләр үзләренең флотта хезмәт иткән елларын искә төшергәндер…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев