Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршылар гөрләп үсәр...

Узган шимбәдә район халкы республикада традициягә кергән Агач утырту көне акциясендә катнашты. Бу көнне биш меңгә якын төрле куак һәм агач утыртылды. Әлеге акция кысаларында чаралар шәһәрдә генә түгел, авылларда да оештырылды. Аеруча Аграмак, Татар Такталы, Никольск һәм башка җирлек халкы активлык күрсәтте. Шәһәргә килгәндә исә, беренче чиратта мәдәният бүлеге,...

Узган шимбәдә район халкы республикада традициягә кергән Агач утырту көне акциясендә катнашты. Бу көнне биш меңгә якын төрле куак һәм агач утыртылды.
Әлеге акция кысаларында чаралар шәһәрдә генә түгел, авылларда да оештырылды. Аеруча Аграмак, Татар Такталы, Никольск һәм башка җирлек халкы активлык күрсәтте. Шәһәргә килгәндә исә, беренче чиратта мәдәният бүлеге, районның газ хезмәте кебек оешмалар, шулай ук кайбер күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне билгеләп үтәргә кирәк. Мисал өчен, Горький урамындагы 22 Б йортны гына алыйк. Йортта яшәүчеләр территорияне һәрвакыт чиста һәм тиешле тәртиптә тоталар, чәчәкләр утыртып бизиләр.
Бу көнне "Болгар урманчылыгы" учреждениесе һәм "Спас" дәүләт табигать заказнигы коллективлары көче белән Болгар музей-тыюлыгындагы Габдрахман коесы янында да күп агачлар утыртылды. "Болгарлес" учреждениесе хезмәткәрләре Үрнәк һәм Полянкадагы урман участокларында агач утырттылар.
Ел саен бу акциядә район җитәкчеләре дә актив катнаша. Быел район башлыгы Камил Нугаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм башка җаваплы хезмәткәрләр кадетлар мәктәп-интернат укучылары белән "Казанский обвод" һәйкәле тирәсенә чыршы агачлары утыртып чыктылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X