Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чын бәйрәм булды

Татарстанда үткән ял көннәре Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде. Бу программага бөтен республика буенча иллеләп ачык мәйданчык керде. Бәйрәм Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камадагы һәм тагын 43 районда, шул исәптән безнең районда да, яңартылган, төзәтелгән паркларда күңелле үтте.

Владимир Корнилов

Яшел зоналарны тагын да төзекләндерү, тулы тәртипкә китереп, халыкка ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан чыгып, 2015 ел Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу эшләргә республика һәм муниципаль бюджетыннан реконструкция эшләре үткәрү өчен җитәрлек акча бүлеп бирелде.

Болгарда төп чаралар Пионер һәм Хирург Шеронов урамнары кисешкән чаттагы Балалар скверында һәм ял урыны белән бергә эшләнгән "Дубки" спорт мәйданчыгында үткәрелде.

Хәзерге Балалар скверы урнашкан паркка 1955 елда ук нигез салынган иде. 1977 елда аны яңартып, Пионер исеме белән йөртә башладылар, ә 2010 елда Балалар скверы исеме бирелде. 2013 елда паркны яңа коймалар белән тотып алдылар, яңа эскәмияләр, таганнар, карусельләр эшләп куелды. Ә быел җәй көне ул тагын да күркәмләнде, тигез итеп плитәләрдән киң сукмаклар эшләделәр, балаларга уйнар өчен бөтен шартлар тудырылды. Үткән шимбәдә биредә чын-чынлап күңелле бәйрәм булды, нәниләрнең шат тавышларыннан ул гөр килеп торды. Бер якта һава шарларыннан төрле фигуралар ясау, агачка рәсемнәр төшерү буенча мастер-класслар оештырдылар, икенче урында балалар батутада уйнады, капчык киеп йөгерү дә ошады. Агач күләгәсендәге сәхнәдә яшь артистлар чыгыш ясады.

- Балаларга ял итү өчен шундый уңай шартлар тудырылуын күреп күңел шатлана, - диде бәйрәм белән котлап, үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Киләчәктә дә эш тукталып калмас, дәвам итәрбез. Иң мөһиме - ул киләчәк буыннарга да хезмәт итәргә тиеш...

Бераздан җирле үзешчән артистлар чыгышы башланды. Концерт башланыр алдыннан Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев халыкны бәйрәм белән котлады.

Ә бу вакытта шәһәрнең икенче урынында - "Дубки" спорт мәйданчагында ярышлар кызганнан-кыза барды. Бу уен мәйданчыгы 2014 елда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев тырышлыгы һәм ярдәме белән эшләнде. Монда балаларга да, олыларга да ял итү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең бу иң яраткан урыны. Бәйрәм көнне монда халык аеруча күп иде. Стритбол, мини-футбол буенча ярышлар киеренке барды, укучылар ГТО нормалары тапшырдылар. Кечерәкләр исә төрле спорт эстафеталарында, ярышларда көч сынаштылар.

Яшь спортчыларны район башлыгы Камил Нугаев котлады һәм ул аларның нык, сәламәт булып үсүләрен, спорт белән даими шөгыльләнүләрен теләде. Ярышта җиңүчеләр медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Ике мәйданчыкта күңелле музыка уйнады. Өлкәннәр дә, балалар да бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял итеп таралыштылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев