Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чемпионат нинди тәэсир калдырды?

Наилә Хәсәнова, сатучы (Болгар шәһәре): - Казандагы дөнья чемпионатында катнашучы барлык спортчыларның чыгышларын яратып карыйм. Шәһәрдәге барлык инфраструктураларның мондый зур чарага югары дәрәҗәдә әзерләнүенә исең китәрлек. Башкалада бик күп спорт объектлары төзелгән. Безнең шәһәрдә дә йөзү бассейны ачылуга һәркем бик шат. Кызганыч, сәламәтлегем буенча мин ул бассейнга йөри алмыйм. Әле...

Наилә Хәсәнова, сатучы (Болгар шәһәре):
- Казандагы дөнья чемпионатында катнашучы барлык спортчыларның чыгышларын яратып карыйм. Шәһәрдәге барлык инфраструктураларның мондый зур чарага югары дәрәҗәдә әзерләнүенә исең китәрлек. Башкалада бик күп спорт объектлары төзелгән. Безнең шәһәрдә дә йөзү бассейны ачылуга һәркем бик шат. Кызганыч, сәламәтлегем буенча мин ул бассейнга йөри алмыйм. Әле яшьрәк чакта, Димитровград шәһәрендә яшәгәндә йөзү белән мавыктым.
Шуңа күрә дөнья чемпионатын игътибар белән күзәтеп барам. Спортчыларның, аеруча безнең ил йөзүчеләренең чыгышларыннан бик канәгать. Чемпионатны ачу тантанасы бик ошады. Барысын да төгәл итеп, җиренә җиткереп оештырганнар.
Фаил Шәмсетдинов, Кузнечиха мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Дөнья чемпионатын карап барырга тырышам. Дөнья дәрәҗәсендәге ярышларның Казанда үтүе Татарстан һәм Россия өчен горурлык тудыра. Спортчыларның физик яктан нык әзер булуына, җиңүгә омтылышына да сокланмый мөмкин түгел. Россия спортчыларының медальләрне күбрәк алачакларына нык өметләнәм. Сынатмасыннан иде!
Наталья Кукушкина, хуҗабикә (Вожи авылы):
- Инвалид улым Антон белән "Пилигрим" шоу-тамашасында катнашу бәхетенә ирештек. Анда күргәннәрне сүз белән генә сөйләп аңлатырлык түгел! Иң әүвәл шәһәрнең матурлыгына таң калдык. Соңгы елларда гына да монда төзелгән спорт корылмаларының күплегенә ис китәрлек. Башкалабыз Казанны танып та булмый. Чемпионат ачылыр алдыннан хөкем сөргән атмосфера турында да әйтергә кирәк. Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, бәйрәмне оештыручыларның дустанә мөнәсәбәте дә күп нәрсә турында сөйли. Без, мәсәлән, су полосы ярышларын карадык. Ярышлар бик зур тәэсирләр калдырды.
Безгә чемпионатка бару мөмкинлеге тудырган һәр кешегә рәхмәтебезне юллыйбыз.
Людмила Федонина, хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
- Сүз дә юк, соңгы елларда Казан танымаслык булып үзгәрде. Мәртәбәле ярышларның Казанда узуына да горурланмый мөмкин түгел. Ярышларның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын, спортчылар һәм күп санлы кунакларга нинди урыннар әзерләнүен телевизор экраннарыннан да күреп чамаларга була. Көндәлек матбугат битләрендә, социаль челтәрләрдә дә чемпионат турында гел мактап кына язалар. Спортчыларның чыгышларын махсус караганым юк, шулай да чемпионатның барышын яңалыклар чыгарылышыннан күзәтеп торам. Берсеннән-берсе затлырак спорт корылмалары, трибуналарга тулган җанатарлар һәм спортчыларның чыгышларын караганда Татарстан өчен аеруча да горурланып куясың.
Владислав Н., укучы (Болгар шәһәре):
- Ярышларның ничек үтүен көн саен телевизордан карап барам, спортның бу төрләрен бик яратам. Барысы да югары дәрәҗәдә үтә. Республикабызга дөньяның ике йөз иленнән спортчылар килгән, Казанның елдан-ел таныла, популярлаша баруына күңел сөенә. Дөнья чемпионаты миндә генә түгел, һәркемдә зур тәэсирләр калдыра. Безнең ил спортчыларына җиңү күбрәк елмайсын иде!
Фото: http://prazdnikservice.ru/articles/2014-12-29_kazani-v-2015-godu-prinimaet-vodnyy-chempionat-mira

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев