Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел балалар күбрәк туды

Декабрьдә ЗАГС органнарына 95 ел тулды. Бу вакыт эчендә система шактый камилләште, даими үсеп һәм яңарып торды. Бүгенге структура үз алдында торган бурычларны закон нигезендә яхшы башкара.

Ирина ВЫЖЛОВА,
район ЗАГС бүлеге җитәкчесе.
Революциягә кадәр туган балаларны, өйләнешүчеләрне һәм аерылышучыларны, кешенең үлемен дини кагыйдәләргә нигезләнеп теркәгәннәр. Бөтен мәгълүматлар дин йортындагы кенәгәләрдә теркәлгән һәм шунда сакланган. Унҗиденче елдан соң ике мөһим реформа үткәрелеп, гаилә законына шактый үзгәрешләр кертелә. Шуның нигезендә, Россиядә яшәүче бөтен кеше өчен дә, нинди диндә булуына карамастан, никахны дәүләт органнарында теркәүнең бердәм формасы булдырыла.
Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эше шактый үзенчәлекле. Һәр кеше бу хакта үзенчә күзаллый торгандыр. Кемдер ЗАГСны туйлар белән бәйләсә, кемдер бирегә баласы тугач, ә кемдер якыннары үлгәч мөрәҗә-гать итәргә мәҗбүр була. Атап әйткәндә, кешенең шатлыгы да, кайгысы да шушында теркәлә. Бу бүлек белән кеше туган көненән алып үлгәнчегә кадәр бәйле.
Без төрле актларны теркәү белән бергә, архив документлары белән дә эшлибез, телефоннан шалтыратучыларга белешмәләр бирәбез. Кешеләр безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Һәр документ кәгазь бите генә түгел, дип искәртәсе килә. Без дәүләт исеменнән чыгып, законнар нигезендә эш итәбез.
Безнең эш административ регламент, инструкцияләр, норматив-хокукый актларга таянып алып барыла. Авылларда, мәсәлән, бу эш белән җирле үзидарә секретарьлары шөгыльләнә. Бездә булган мәгълүматларның барысы да сер итеп саклана.
Эшебез авыр, шул ук вакытта мавыктыргыч та. Тәҗрибәле белгечләр белемнәрен һәм еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәләрен үзләренә алмашка килүчеләргә эстафета рәвешендә тапшырып баралар. Бу системада нәтиҗәле эшләгән Таисия Васильевна Ереминаны билгеләп үтәсе килә. Ул үзенә алмашка Татьяна Александровна Ереминаны әзерләп калдырды. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда.
Безгә киңәш һәм ярдәм сорап та, үзләренең кайгыларын, шатлык-сөенечләрен белдереп тә күп мөрәҗәгать итәләр. Кешеләргә ярдәм итү өчен без мөмкин булганнарның барысын да эшлибез. Гаилә - бөтен тормышыбызның нигезе, моны юбиляр парлар өчен бәйрәмнәр үткәргәндә дә гел искәртеп торабыз, аларны шәһәр көнендә халык алдында зурлыйбыз, башкаларга үрнәк итеп китерәбез. Озын гомерле кешеләр, яшь әниләрне дә онытмыйбыз. Яшьләрнең никахлары бик тантаналы шартларда теркәлә. Хәзер никахларны җомга һәм шимбәдән кала, башка көннәрдә дә теркәтү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, әле күптән түгел генә, бу елның 12 декабрендә, чәршәмбедә (бу гасырның соңгы көнендә магик саннар 12.12. 2012 гә туры килгән көн), шәһәрдән - дүрт, Никольскидан бер гаилә пары безгә килеп үзләренең никахларын теркәтте. Бу көнне шәһәрдә теркәлгән дүртенче пар быел йөзенчесе иде.
Кызганыч, быел никахларын теркәтүчеләр саны узган елгыга караганда 25 кә азрак. Ә менә аерылышучылар саны кими бара. Узган ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны да беркадәр азайды. Районда 159 бала туды, бу 2011 елгыга караганда дүрт сабыйга күбрәк. Ике гаиләдә игезәкләр туды.
Малайлар һәм кызлар бертигез дәрәҗәдә туа. Әти-әниләр үзләренең балаларына нинди генә исемнәр кушмыйлар! Карина, Ульяна, Есения, Ильвина, Виталина, Самирә, Әмир, Ярослав, Глеб, Арсений, Захар - һәркайсы матур яңгырый торган, заманча исемнәр. Балаларга элек яратып кушылган исемнәрне дә онытып бетермиләр, яңалары да өстәлә бара.
Форсаттан файдаланып, барыгызны да Яңа ел белән котлыйм һәм исәнлек-саулык, ак бәхетләр телим, бер кабызган гаилә учагының җылысын гомер буе тоеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев