Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу эш яңа булмаса да, кирәк дип уйлыйм

Үзара салым - килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә, җирле бюджетны тулыландыруда өстәмә һәм кирәкле чыганак булып тора.

Татьяна Бешенова,
Кузнечиха авыл җирлеге депутаты, хезмәт ветераны.
Үзара салым яңа нәрсә түгел. Билгеле булганча, элеккеге файдалы эшләрне искә төшерү начар нәрсә түгел. 1995 елда безнең авылның һәр кешесе үзара салымга 15әр сум акча җыйды. Аны авылны төзекләндерү өчен тоттык. Икенче төрле әйткәндә, хәзерге белән чагыштырганда җирле Советларның акчалары күбрәк булганда да, проблемаларны хәл итү халык катнашы белән үтте.
Бүген, кызганычка каршы, законда каралган җирле үзидарәнең вәкаләтләре финансланмый, яки аз күләмдә генә финанслана. ФЗ 14,15,16 нче маддәләре нигезендә, җирле хакимияткә 30дан артык вәкәләт беркетелгән, ләкин акча булмаганлыктан, аларны үтәү мөмкин түгел.
Физик затлардан җиргә һәм милеккә җирле бюджетка салым 100 процент алынса да, җирле хакимият алдында торган бурычларны тулысынча үтәп чыгу мөмкин түгел. Җирлек вәкаләтләрен башкаруны район бюджетыннан бирелгән акча исәбенә генә үтәп чыгып була. Авылларны төзекләндерү, чүп-чардан чистарту, ремонт мәсьәләре, зиратларны чистарту эшен җирле бюджетта акча булмаганлыктан, башкарып булмый. Шунлыктан, безнең авыллардагы халыктан җыелган һәр 1 сум акчага республика 4 сум өстәргә әзер.
Шуны да әйтергә кирәк, үзара салым - налог түгел. Җирлек башлыгының да, депутатларның да аны билгеләргә хокуклары юк. Бу карарны референдум үткәрү юлы белән авыл халкы гына хәл итә ала. Тотылган акчаны кая кую турында авыл халкы белән генә киңәшеп хәл итәргә була.
Үз җирлегебездә без акчаны түбәндәге эшләргә тоту турында тавыш бирүгә куябыз:
1. Тиешсез урында түгелгән чүп-чар өемнәрен җыештыру.
2. Кузнечиха һәм Покровка авылларында зиратларны җыештыру.
3. Бөтен авылларда урамнарны яктырту өчен өстәмә фонарьлар сатып алу һәм кую.
4. Кузнечиха авылында дамбаны ремонтлау һәм төзек тоту.
5. Сугышта катнашучылар һәйкәленә салынган рәшәткәне ремонтлау.
Халык белергә тиеш, үзара салым - файдалы эшкә тотыла торган акча һәм ул һәр кешенең керткән өлешенә карый. Авыл халкы да урамнарның чисталыгы, төзеклеге турында кайгырта, шуңа күрә үзе яшәгән авылның торышына берәү дә битараф түгел, күпчелек кеше әнә шушы фикердә.
(Язманы инициатива группасы әзерләде һәм бушлай басыла).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев