Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борынгы Болгарның популярлыгы арта

Агымдагы ел башыннан безнең тарих-архитектура музей-тыюлыгында 24 меңгә якын турист булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк.

Директорның үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина билгеләп үткәнчә, безгә Татарстанның төрле почмакларыннан - Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмәдән, шулай ук Ульяновск, Оренбург, Самара өлкәләре, Марий Эл республикасы һәм башка төбәкләрдән кешеләр күп килә. Соңгы вакытта музейда Кырым татарларының берничә делегациясе булып китте.
Кунакларның барысы да элеккеге Болгар халкының борынгы ядкарьләре, Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрен яңарту проекты кысаларында төзелгән яңа объектлар белән кызыксынып танышалар. Безнең якның тарихы чит ил кунакларын да җәлеп итә.
Музей хезмәткәрләре Борынгы Болгар тарихи комплексын популярлаштыру өчен шактый чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, 1 майда рәсми рәвештә җәйге туристлык сезоны ачылды. Бу көнне музей-тыюлык кунаклары өчен Борынгы Болгарга кагылышы булган тарихи персонажлар катнашында театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.
Бераз соңрак ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән турист фирмалары, оешмалар һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары өчен реклама-мәгълүмат туры оештырылган. Анда катнашучыларга Болгарның барлык туристик-экскурсия мөмкинлекләре ачык күрсәтелгән.
- Музей-тыюлык коллективы өчен җәйге график бик киеренке булачак, - диде Лилия Нәбиулла кызы. - Көн саен үткәрелә торган экскурсияләрдән тыш, Болгар шәһәрлегендә зур чаралар оештырыла. Аерым алганда, Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә багышланган мөселманнарның зур җыены, Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестивале булачак. Музей территориясендә талантлы яшьләрне бергә җыйган "Сәләт" лагере эшләячәк. Җәйге чорга билгеләнгән эшләрнең бу бик аз өлеше генә... Ул бездән зур тырышлык һәм җаваплылык таләп итсә дә, Болгарның популярлыгы безнең илдә генә түгел, аннан читтә дә елдан-ел арта баруы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев