Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик яхшы уңыш алган

Шәһәрдә яшәүче Валентина Комилягина үз бакчасында гомердә булмаган эре бәрәңгеләр үстереп, кечкенә генә бакчасыннан югары уңыш җыеп алган. Иң зур бәрәңгенең авырлыгы 1 килограм 600 грамм булган. Шул ук төптән зур-зур тагын сигез бәрәңге чыккан. Башка төпләрнең уңышы да мул булган (мәсәлән, берсе 1 килограмм 300 граммга җиткән). Язын бакчасына...

Шәһәрдә яшәүче Валентина Комилягина үз бакчасында гомердә булмаган эре бәрәңгеләр үстереп, кечкенә генә бакчасыннан югары уңыш җыеп алган.

Иң зур бәрәңгенең авырлыгы 1 килограм 600 грамм булган. Шул ук төптән зур-зур тагын сигез бәрәңге чыккан. Башка төпләрнең уңышы да мул булган (мәсәлән, берсе 1 килограмм 300 граммга җиткән). Язын бакчасына ике чиләк бәрәңге утырткан Валентина Дмитриевна көз көне биш капчык уңыш җыеп алган.

Бәрәңгенең уңуына хуҗабикә үзе дә гаҗәпләнә. Бәрәңге үстергәндә, бернинди могҗизалы алымнар кулланмаган. Утырткан бәрәңгене бер танышыннан ашарга дип сатып алган, ә калганын яз көне әйбәтләп тиресләнгән җиргә утырткан. Иң зур бәрәңгеләр күләгәле урында, берничә ел буе бернинди яшелчә утыртылмаган җирдә үскән.

Реклама

Бәрәңге бик тәмле булганлыктан, хуҗа аны орлыкка калдырырга җыена. Бәлки, башка бакчачыларны да быелгы уңыш нинди дә булса могҗиза белән гаҗәпләндергәндер? Бу хакта газета укучыларына да сөйләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X