Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик күңелле булды

Ямбакты балалар бакчасында тәрбия чаралары еллык планга таянып уздырыла. Октябрь аенда "Без китаплар яратабыз" ункөнлеге уздырылды. Бу - балаларга кечкенәдән китапка карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды. Тәрбияче балалар белән нинди генә тәрбия чаралары планлаштырмады: мәктәп китапханәсенә, авыл китапханәсенә экскурсияләр, әңгәмәләр, викториналар... "Без китап докторлары" дигән тема астында практик эш...

Ямбакты балалар бакчасында тәрбия чаралары еллык планга таянып уздырыла. Октябрь аенда "Без китаплар яратабыз" ункөнлеге уздырылды. Бу - балаларга кечкенәдән китапка карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.

Тәрбияче балалар белән нинди генә тәрбия чаралары планлаштырмады: мәктәп китапханәсенә, авыл китапханәсенә экскурсияләр, әңгәмәләр, викториналар... "Без китап докторлары" дигән тема астында практик эш балалар өчен бигрәк тә кызык булды. Балалар һәр көнне китап турында үзләренә мәгълүмат алдылар, үзләре дә кечкенә "китапчыклар" ясап карадылар, "авыру" китапларны "дәваладылар".
Безнең авыл китапханәсе белән балалар бакчасы арасында ныклы бәйләнеш күптән бара. Мин һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә балаларны иртәнге якта "рус телендә" язылган китаплар, әкиятләр, хикәяләр белән таныштырам. Бу эш - беренчедән, рус теленә өйрәнүне дәвам итсә, икенчедән китапка карата хөрмәт тә тәрбияли. Балалардагы бу белемнәр, алымнар елдан ел арта барсын дип бу эшне өзлексез алып барырга кирәк. Мин ышанам, бакчада бу тәрбия эше дәвамлы булыр дип.
Хөсәенова Ләйлә,
Ямбакты авыл китапханәчесе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев