Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхетләре тулып торсын!

Яңа 2015 елның беренче көннәре шәһәребездә яшәүче Наталья һәм Евгений Сорокиннар гаиләсенә сөенеч китерде: икенче гыйнварда аларның уллары туды, аңа Тимофей исеме куштылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Сабый якты дөньяга Казанда аваз салса да, аның тууы турындагы актлар язмасын безнең районның ЗАГС бүлегендә беренче сан белән теркәделәр.
Мәскәүдәге Изге-Тихон Православие гуманитар университетының икенче курс студентлары Никита Ганичев белән Анастасия Андриянова өчен дә бу ел шактый истәлекле булачак. Алар төзегән гаилә учагының җылысы сүрелмәсен, яшь парлар бәхетле булсыннар иде.
Яңа елда яңа гаилә төзүче яшьләрне бәйрәм көннәрендә тантаналы шартларда теркәделәр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова сабыйның әти - әнисенә һәм яшь парларга тиешле документлар һәм бүләкләр тапшырды.
Район хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә гыйнварның беренче көннәрендә ике бала туган. Елена Козлованы кызы туу белән тәбрик иткәннәр. Бу инде аның икенче баласы, улына инде алты яшь тулган. Айгөл Закирова гаиләсендә тагын бер малай туган. Сабыйны өендә абыйсы һәм апасы түземсезлек белән көтә. Сүз дә юк, гаиләдә бала туу - зур бәхет һәм аны берни белән чагыштырып булмый.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу гаиләләрнең икесе дә Әҗмәрдә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев