Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең уртак бурычыбыз

"Болгар икмәк кабул итү предприятиесе" җәмгыяте коллективында ел йомгакларына багышланган җыелышта узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Владимир Корнилов
Җыелышта район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Предприятие җитәкчесе Александр Выжлов башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Ул узган чорда шактый зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Ә агымдагы ел икътисадый яктан катлаулырак булыр дип көтелә, шунлыктан ирешкән дәрәҗәне саклау өчен зур тырышлык куярга кирәк, дип басым ясады.
- Ничек кенә булмасын, - дип билгеләп үтте җитәкче, - без предприятиеләрне саклап калачакбыз. Алар элеккечә үк эшләргә, продукция җитештерергә һәм сатарга тиеш...
Җыелышта катнашучы полиция бүлеге җитәкчесе, полковник Дмитрий Павлов Спас районы эчке эшләр бүлегенең оператив эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, безнең район 19 авыл районы арасында барлык күрсәткечләр буенча икенче урынга чыккан. Соңгы биш ел эчендә районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кими бара. 2014 елда җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 8,5 процентка артып, 79,8% тәшкил итте. 2013 елда районда - 196, 2014 елда 174 җинаять кылынган. Авыр җинаятьлар саны - 21дән 19га, шәхескә каршы җинаятьләр саны - 49дан 45кә, милек җинаятьләре саны 115тән 98гә калган. Балигь булмаганнар кылган җинаятьләр саны 50 процентка кимегән (8дән 4кә). Ни кызганыч, бездә ату коралының һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр бар. Юлларда хәлләр киеренке булса да, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны - 21дән 17гә, һәлак булучылар саны 7дән 4кә төшкән.
Теләсә нинди уңай нәтиҗә - бүлек хезмәткәрләренең тырышлыгы гына түгел, оешма коллективлары белән актив элемтә нәтиҗәсе дә. Бу уңайдан иң яхшы җәмәгать сакчысы дип табылган предприятие хезмәткәре Рафаэль Җиһангировка бүлек исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Район башлыгы Камил Нугаев район тормышының төрле тармакларында - торак һәм юллар төзүдә, сәламәтлек саклау, спорт объектлары төзелешендә, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, коммуналь системаларны камилләштерү һәм башка өлкәләрдә эшнең торышы турында сөйләде һәм киләчәктә тормыш дәрәҗәсен тагын да үстерү безнең уртак бурычыбыз дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев