Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең үтенечебезне ишетерләрме?

Без Мало-Садовой урамында яшәүчеләр, газета аша коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, бәлки шул вакытта безнең үтенечне ишетерләр. Аларга турыдан-туры да әйтеп караган идек, ләкин безне тыңлаган кеше булмады. Эш менә нәрсәдә: моннан утыз еллар элек кешеләр үзләре салган су торбалары еллар үткәч, черегәннәр һәм бөтенләй яраксыз хәлгә килгәннәр. Шуңа күрә...

Без Мало-Садовой урамында яшәүчеләр, газета аша коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, бәлки шул вакытта безнең үтенечне ишетерләр. Аларга турыдан-туры да әйтеп караган идек, ләкин безне тыңлаган кеше булмады.
Эш менә нәрсәдә: моннан утыз еллар элек кешеләр үзләре салган су торбалары еллар үткәч, черегәннәр һәм бөтенләй яраксыз хәлгә килгәннәр. Шуңа күрә әле тегендә, әле монда торбалар шартлап, аннан су бәреп тора. Кайберәүләрнең кыш уртасында торбалары шартлап, идән аслары су белән тулды. Көчле салкыннарда мондый хәлдә калу бик авыр нәрсә. Җитмәсә күп кешенең азык-төлек запаслары да идән астында була.
Икенче берәүләрдәге торба иртә язда шартлады һәм су агымы бакчага китте.
Кыскасы, без көн саен куркып яшибез Шуңа күрә коммуналь хезмәт белгечләре безнең үтенечебезгә игътибарлы карап, ярдәм итү турында уйласыннар иде.
Елена Захарова, Нина Пронина, Надежда Рачкова, Екатерина Скрипачева, Валерий Четанов һәм башкалар.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев