Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә дә страуслар асрый башладылар

Түбән Кама эшмәкәре Байрак Низамов безнең яклар өчен сәер шушы кошларны үрчетергә булган. Приволжск посёлогы янындагы бер буш урында бина төзеп, шактый җиргә койма тоткан һәм страуслар алып кайтып, теләге булган һәр кешегә аларны күрсәтүне оештырган.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Страуслар үрчетү турында Байрак Талип улы күптән хыялланган. Бервакыт ул безнең якларда яшәүче дустына кунакка килеп, мондагы матурлыкны күрә дә, шушында әлеге кошларны үрчетергә була. Бай тарихлы безнең яклар бик күп кешене үзенә җәлеп итә, табигате дә сокландырырлык. Аның сүзләренә караганда, боларның барысы да киләчәктә уңыш китерергә тиеш. Тиешле органнарның ризалыгы белән, юл чатындагы авыл исеме язылган юл күрсәткеченә хәзер страус рәсеме ясалган. Бу әкәмәт кошлар торак пунктның визит карточкасына әверелде дияргә дә була.
Эшмәкәрнең ниятләре зурдан. Үзенә бүлеп бирелгән гектар ярым җирдә инде яңа ферма төзелеп беткән диярлек, алты страус өчен вольер-читлекләр ясап куелган. Ферманы ачканда, Байрак Талип улы теләге булган һәр кешене бу мәгърур кошларны карарга чакырган. Моңа аеруча балалар шатланган. Кунакчыл хуҗа килгән кешеләрне тәмле пылау һәм төрле эчемлекләр белән сыйлаган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв ферма хуҗасына киләчәктә бу эшне тагын да үстереп, уңышка ирешүен теләде, ә җирлек башлыгы Владимир Елистратов авыл халкының уенда элек мөгезле эре терлек үрчетү генә булса, хәзер инде страуслар турында уйларга вакыт җитте, дип билгеләп үтте.
Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, ул бу тармакта яңа кеше булса да, эшкә тотынганчы безнең илдә страус үрчетү белән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибәсен өйрәнгән. Билгеле булганча, страуслар безнең якларда ярыйсы гына үсеп, бала чыгара ала. Аларның итен һәм йомыркасын сатып алучылар да җитәрлек. Иттә холестерин микъдарының бик аз булуы аны диетик продукт рәтенә кертә, Казандагы берничә ресторан инде элемтләр урнаштыру белән кызыксына да башлаган. Шуңа күрә эшмәкәр киләчәктә кошларның баш санын арттырга җыена.
- Теләсә кайсы эшне даими үстерергә кирәк, - ди Байрак Талип улы. - Фермада сарыклар да бар, шулай да төп юнәлеш - туристларны җәлеп итү. Бу якның бай тарихы белән танышу өчен монда халык күп килә. Безгә килеп, страусларны карарга теләүчеләр дә күп булыр, дип уйлыйм.
Кошлардан тыш, тиеннәр һәм шиншиллалар үрчетергә дә исәп бар. Ә кунакларга ял итәргә уңайлы булсын өчен ике катлы йорт төзәргә җыенабыз, аның кафесы да, ял бүлмәләре дә булачак.
Түбән Кама эшмәкәренең тәҗрибәсе безнең як туристларын гына түгел, үз хыялларын тормышка ашыру өчен акчасын кызганмаган тагын шундый кешеләрне җәлеп итәр, дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X