Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без нигә шулкадәр битараф икән?

Үткән атна башында шәһәр халкының су коена торган урыннарын чистарту буенча чираттагы рейд үткәрелде. Бу акциядә катнашучылар йөзләгән килограмм чүп - чар җыйдылар. Ә берничә көннән ул тагын элеккеге хәленә кайтты...

Эссе көннәрдә кешеләр су коенмыйча түзә алмыйлар. Безнең шәһәрдә махсус пляжлар булмаса да, халык Иделнең уңайлы урыннарын сайлап алып шунда коена, Рабига күленә якын яшәүчеләр күлгә төшәләр.
Бу искиткеч матур урыннар кешене үзенә тартып тора. Монда табигать кочагында алар ял да итәләр, рәхәтләнеп су да коеналар. Ләкин шушы матур урыннарны да чүпләргә, пычратырга батырчылык итүчеләр аз түгел. Кешеләрдән соң монда ниләр генә калмый! Төрле пакетлар, пластик шешәләр, сигарет каплары, тагын әллә ниләр ташлап калдыралар.
Ә бит бу тәртипсезлеккә без үзебез генә гаепле. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев сүзләренә караганда, быелгы су коену сезонында Идел буен чүп-чардан арындыру буенча берничә рейд үткәрелгән. Ләкин аннан ни файда?.. Тәртип бер-ике көн генә саклана, аннары чүп-чар тагын да күбрәк җыела.
Үзең ял иткәннән соң урыныңны чистартып калдыру кыен эш түгел бит. Без кайчан шуны аңлый башларбыз икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев