Узган шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Идел Көне бәйрәме кысаларында "Бөек Идел елгасы" экология акциясен ачу тантанасы булды.
Анда безнең мәктәпләр һәм күрше районнардан, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы, Казан, Тольятти, Түбән Новгородтан килгән өлкән класс укучылары катнашты. Барлыгы бәйрәмгә 400ләп кеше җыелган иде.
Бер төркем укучылар чүп-чардан чистарту өчен Идел...
Узган шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Идел Көне бәйрәме кысаларында "Бөек Идел елгасы" экология акциясен ачу тантанасы булды.
Анда безнең мәктәпләр һәм күрше районнардан, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы, Казан, Тольятти, Түбән Новгородтан килгән өлкән класс укучылары катнашты. Барлыгы бәйрәмгә 400ләп кеше җыелган иде.
Бер төркем укучылар чүп-чардан чистарту өчен Идел буена китте, монда барлыгы ун капчык чүп җыелды. Тагын бер төркем бала бөек елганың экологик мохитенә мониторинг ясау өчен җир һәм су анализларын алу белән шөгыльләнде. Ә өченче төркем өчен Идел бассейны экологиясе һәм мохите буенча лекцияләр, семинарлар, дәресләр үткәрелде. Барлык чараларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университет профессорлары үткәрде.
Алар бәйрәмне ачу тантанасына җыелган халыкны сәламләделәр, район җитәкчелеге исеменнән укучылар һәм кунакларга Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев мөрәҗәгать итте.
Чыгыш ясаучылар, республикада бу ел экология һәм тирә-як мохитнең чисталык елы булып игълан ителгәнлектән, акциянең аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Ә бөек Идел елгасы безгә генә түгел, бездән соң яшәүче буыннарга да бик кирәк.
Бу көнне укучылар күп кенә файдалы мәгълүматлар алдылар, яңа дуслар таптылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев