Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бер тәрәзә” принципы - уңайлы

Татарстан Республикасында исәпкә алу-теркәү процедурасын (учетно- регистрационные процедуры) гадиләштергән "бер тәрәзә" режимында документларны универсаль кабул ителә. Әле кайчан гына күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен гариза бирүче башта объектны кадастр исәбенә кую өчен - Кадастр палатасына, аннары гына хокукларны теркәү өчен ТР Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Универсаль кабул итү боларны...

Татарстан Республикасында исәпкә алу-теркәү процедурасын (учетно- регистрационные процедуры) гадиләштергән "бер тәрәзә" режимында документларны универсаль кабул ителә.
Әле кайчан гына күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен гариза бирүче башта объектны кадастр исәбенә кую өчен - Кадастр палатасына, аннары гына хокукларны теркәү өчен ТР Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Универсаль кабул итү боларны ике тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирде: документларны тапшырганда һәм рәсмиләштерелгәнне алырга гына. Төбәктә яшәүчеләр: Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсендәме, әллә Кадастр палатасындамы - бу хезмәтне үзләре сайлый ала.
Күчемсез милек объекты элек дәүләт кадастр исәбенә куелмаган, әмма гариза бирүченең аңа хокукын билгеләүче документы, межалау яки техник планы булганда, "бер тәрәзә" принципы документларны дәүләт кадастр исәбенә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә бер үк вакытта кабул итүдән гыйбарәт.
Күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә кую һәм үзгәрешләрне исәпкә алу 20 көндә башкарыла. Хокукларны дәүләт теркәве срогы - 10 көн, үзгәрешләр кертү өчен биш көн таләп ителә.
Идарә һәм Кадастр палатасында, шул исәптән ведомствоның барлык территориаль бүлекләрендә кадастр паспортын рәсмиләштермичә һәм теркәмичә дә дәүләт теркәвенә документлар кабул итә.
Кайбер очракларда гариза бирүчеләр теркәү өчен документларны кадастр паспортын рәсмиләштермичә һәм теркәмичә генә тапшыра ала (күчемсез милек хокукы кадастр учетына куелган яки шәхси ярдәмче, дача хуҗалыгы, бакча итеп файдаланыла торган, алдан исәпкә алынган җир участогына хокукны билгеләүче документлар булса). Бу процедурада да теркәү сроклары шул килеш кала.
Идарә башкара торган җир участокларына хокукны рәсмиләштерүнең яңа мөмкинлекләре документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү һәм срокларын кыскарту өчен эшләнә.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев