Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер мандатлы 44нче Алексеевск округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән таныштырабыз

    Вәлиев Фоат Вәли улы, "Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкара

    1955 елда туган, Татарстанның Алексеевск эшчеләр бистәсендә яши, югары белемле, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән.

    Еллык гомуми кереме - 22852429 сум. Алексеевск районында 3480 квадрат метр җир участогы (милекнең 1/3 өлешенә хуҗа), 361,5 квадрат метрлы йорты (милекнең 1/3 өлешенә хуҗа), 1714 квадрат метрлы җир участогы һәм 196,6 квадрат метрлы йорты бар.

    Гайфуллов Рамил Равил улы, "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе, Казандагы Совет районы җирле бүлек комитетының беренче секретаре, КПРФның Татарстан региональ бүлегенең республика комитеты әгъзасы.

    1982 елда туган, Казанда яши,югары белемле, "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе" нең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән.

    Еллык гомуми кереме - 321383 сум. Казанда 65,7 квадрат метрлы (милекнең 1/4 өлешенә хуҗа) һәм 47,2 квадрат метрлы (милекнең 1/2 өлешенә хуҗа) фатирлары бар.

    Пашина Юлия Алексеевна, "Гадел Россия" сәяси партиясенең региональ бүлегендә партия әгъзаларын исәпкә алу белгече, Казанның Мәскәү районындагы "Гадел Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге советы рәисе.

    1991 елда туган, Казанда яши, югары белемле, "Гадел Россия" сәяси партиясенең региональ бүлегеннән күрсәтелгән.

    Еллык гомуми кереме -162724 сум. Казанда фатиры бар (милекнең 1/3 өлешенә хуҗа).

    Растремин Валерий Сергеевич, "ФЭС - Стандарт К" җәмгыяте генераль директоры, Казанның Вахитов районындагы ЛДПРның Татарстан региональ бүлеге координаторы.

    1983 елда туган, Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә яши, урта һөнәри белемле, хөкем ителгән (РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе, 2нче өлеше, "а" "б" пунктлары, 73 нче маддә "Урлашу"), "Россия либераль-демократик партия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән.

    Еллык гомуми кереме - 96000 сум. Татарстан Республикасының Югары Ослан районында 15,85 квадрат метрлы җир участогы, 50 квадрат метрлы йорты бар.

    Хәйбуллин Илнур Мингаяз улы, Алексеевск кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

    1977 елда туган, Татарстан Республикасының Алексеевск районында туган. Үзен-үзе күрсәткән.

    Еллык гомуми кереме - 282355.88 сум. Алексеевск районында 3653,0 квадрат метрлы җир участогы (милекнең 1/10 өлешенә хуҗа), 1250,0 квадрат метрлы җир участогы, 132,9 квадрат метрлы йорты, 91,00 квадрат метрлы йорты (1/10 өлешенә хуҗа), ВАЗ-2121, ВАЗ-21213, "Тойота Ауриз", "Тойота РАФ 4" автомобильләре бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: