Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берәү дә читтә калмады

Чәчәкледә Өлкәннәр көнен зурлап авыл мәктәбендә үткәрделәр. Бәйрәмне Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Сабирова котлау сүзләре һәм кайнар сәламнәрен юллап башлады. Аның теләкләренә җирле үзидарә башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева, мәктәп директоры Гөлнур Мияссәрова да кушылдылар. Өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, якыннары һәм туганнарының кадер-хөрмәтен һәрдаим тоеп яшәүләрен теләделәр. Бәйрәм җыр-биюле тамаша белән...

Чәчәкледә Өлкәннәр көнен зурлап авыл мәктәбендә үткәрделәр. Бәйрәмне Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Сабирова котлау сүзләре һәм кайнар сәламнәрен юллап башлады. Аның теләкләренә җирле үзидарә башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева, мәктәп директоры Гөлнур Мияссәрова да кушылдылар.
Өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, якыннары һәм туганнарының кадер-хөрмәтен һәрдаим тоеп яшәүләрен теләделәр. Бәйрәм җыр-биюле тамаша белән үрелеп барды.
Башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж, Азалия Исламгулова, Ринат Мияссәров, Гөлинә Хаҗибуллина, Рәсимә Гәрәева, яшь укытучы Гөлназ Фәйзиева, хат ташучы Мәдинә Җиһаншина башкаруында җыр-бию бәйрәмгә нур өстәде.
Көз айларында авылның күп кенә өлкәннәре үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр һәм үтәчәкләр. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Сафура Сафина, терлекчеләр Гөлминкә Шаһиәхмәтова, Әмин Хәйдәров, мал табибы Рөстәм Кәримов, мәктәпнең аш-су әзерләү остасы Суфия Фәйзиеваны, шушы айда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыенучы сыер савучы Резедә Усманова, терлекче Рәимә Фәйзиева, күп бала анасы Минҗиһан апа, шулай ук 6 бала тәрбияләп үстергән Фатыйма апа Мостафина, авылның танылган рәссамы, күп еллар балаларга белем биргән Рәүф Хәсәпов һәм башкалар хөрмәтенә Гөлфия Сабирова "Якынымның туган көне" җырын бүләк итте. Өлкән сыйныф укучысы Илгизә Шәйдуллина башкарган татар халык биюе, Диләрә Хаҗибуллина, Диана Җамалетдинова, Алинә Галиуллина, Артур Беляев, Зөһрә Хафизова, Диләрә Галиеваның әби-бабайларга багышлап сөйләгән шигырьләре бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте.
Соңыннан бәйрәм мәктәп хезмәткәрләре һәм укытучылар әзерләгән мул табын янында дәвам итте. Өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре тутырылган пакетлар да өләштеләр.
Бәйрәмне оештыручыларга, мәктәп коллективына, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, иганәчеләр: сөт җыючы Фәнил Гөлминсадыйков, Ринат Гайнетдинов, Әнис Минсадыйковка, кибет хуҗасы Наилә Әхмәтҗановага һәм мәктәп укучыларына өлкән авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Гөлсинә Габделвәлиева,
китапханәче.
Чәчәкле авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X