Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Басулардан алтын бөртек килә…

Район хуҗалыкларыннан «Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыятенә ашлык китерүче машиналар саны арта бара. Лаборатория белгечләре әйтүенә караганда, көзге бодай һәм арышның сыйфаты әйбәт. Дөрес, әлегә предприятие тирәсендә узган еллардагы кебек машиналар чираты күренми, чөнки хуҗалыкларда игеннәрне ничек өлгерүгә карап суктыралар. Ашлыкны актив тапшыручылардан Вәгыйз Мөхәммәтов, Айсылу Мөхәммәтова, Сергей Юрков...

Район хуҗалыкларыннан «Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыятенә ашлык китерүче машиналар саны арта бара. Лаборатория белгечләре әйтүенә караганда, көзге бодай һәм арышның сыйфаты әйбәт.
Дөрес, әлегә предприятие тирәсендә узган еллардагы кебек машиналар чираты күренми, чөнки хуҗалыкларда игеннәрне ничек өлгерүгә карап суктыралар. Ашлыкны актив тапшыручылардан Вәгыйз Мөхәммәтов, Айсылу Мөхәммәтова, Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгыннан, мәсәлән, көзге бодайны ындыр табагында чистартып китерәләр. Вәгыйз Мөхәммәтов басулары да чиста булуы белән аерылып тора, шуңа күрә бөртекне өстәмә чистарту таләп ителми. Ә менә Сергей Юрков хуҗалыгы басуларыннан җыеп алынган арышның дымлылыгы тиешле күрсәткечләрдән артып китә.
Ашлыкның сыйфаты предприятие лабораториясендә тикшерелә. Бу эш Татьяна Егорова, Милена Кологреева һәм Марина Тегулевага йөкләнгән. Мәсәлән, чүплелек дәрәҗәсен ачыклау өчен әллә никадәр бөртекне кул белән чүпләп чыгарга кирәк. Моннан тыш, дымлылыкны һәм ашлыкның башка күрсәткечләрен дә төгәл билгеләү таләп ителә. Лаборатория хезмәткәрләре үз бурычларын намус белән үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев