Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкаларга үрнәк күрсәтәләр

Район почта элемтәсенең Антоновка бүлегендә үз хезмәтен яхшы белгән һәм аны җиренә җиткереп башкаручылар эшли.

Ирина Телицына

Анна Ромашкина бу коллективка унбиш елга якын җитәкчелек итә. Ул почта элемтәсенә кагылган барлык эшләрне вакытында башкара. Мәсәлән, посылкалар, заказлы хатлар кабул итү һәм акча җибәрү аның вазифасына керә. Моннан тыш, почта элемтәсе бүлегендә коммуналь хезмәтләр, банк кредитлары, телефон өчен түләргә, лотерея билетлары, халык куллану товарлары сатып алырга була. Анна Викторовна почтага килгән һәр кешене игътибар белән тыңлый һәм кирәк булганда тиешле киңәшләрен бирә. Газета-журналларга язылганда да ул кешеләргә ярдәм итә. Мәсәлән, даими матбугатка язылу планын коллектив һәрвакыт уңышлы үтәп бара.

Бу бүлектә дүрт хат ташучы эшли. Надежда Фролова ун елдан артык Антоновка авылы халкына хезмәт күрсәтә. Анатолий Ромашкин шушы ук авылның икенче бер участогына беркетелгән һәм Мартышачи авылы кешеләренә почта ташый. Миңнегөл Зәйдуллина белән Ирина Платова Татар Такталы һәм Гусиха авылларына хезмәт күрсәтәләр. Аларның һәрберсе үз эшенә җаваплы карый.

Почта - элемтәнең иң мөһим беренче чыганакларыннан санала. Телефон, Интернет барлыкка килгәнче ул халыкларны, шәһәрләрне, дәүләтләрне берләштереп торган. Ул хәзер дә шушы бурычны үти һәм Антоновка коллективы халыкка яхшы хезмәт күрсәтә. "Бу коллективта үз эшенә җаваплы караган һәм аны җиренә җиткереп башкаручылар эшли, - ди район почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Любовь Разина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район почта элемтәсе Антоновка бүлеге