Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башка күрергә язмасын...

Январь ахырында Ямбакты авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән бергә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды. Кичәгә блокада кыенлыкларын кичергән Наилә апа Хәсәншина, җирле мәктәп укытучылары, укучылар чакырылды.

Башта китапханәче Ләйлә Хөсәенова Ленинград блокадасы турында сөйләде, композитор Шостаковичның атаклы "Ленинград" симфониясен тыңладык.

Наилә апа Хәсәншинаның чыгышын дулкынланмый тыңлау мөмкин түгел иде. Аның балачагы Ленинград өлкәсендә үтә. Сугыш башланып, дошман Ленингадка якынлашкач, монда коточкыч көннәр башлана. Наилә апаның әтисе дошман утыннан саклау өчен кечкенә балаларын һәр төнне сазлыклы урынга илтеп, ылыс ботаклары арасына качыра торган була. Әнисен 2 яшьлек баласы Разия белән бер җиргә, 5 яшьлек энесен икенче җиргә, 7 яшьлек Наилә апаны башка җиргә качыра. Бөтенесен бер җиргә качырса, барысы да бергә үләр дип курыккандыр инде. Наилә апа аздан гына блокадага эләкми калган. Кешеләрне товар поездына төяп озаталар һәм 10 чакрым үтүгә аларның яшәгән урыннарын фашистлар бомбага тотып, кара күмергә әйләндерә. "Анда хәзергә кадәр чиркәү генә сакланып калган,-"дип сөйли Наилә апа. Юлда кайтканда 2 яшьлек сеңлесе Разиянең үлүен, әниләренең поезддан төшеп калып югалтуларын әле дә дулкынланмый искә төшерә алмый ул. "Бу коточкыч хәлләрне башка күрергә язмасын,"- диде ул сүзен тәмамлап.

Рәмзия Насыйрова,

Ямбакты Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямбакты авыл китапханәсе Ленинград блокадасы әдәби кичә