Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысы да үзеңнән тора...

Наталья Харитонова. Күпләр лаеклы ялга чыккач, тормыш туктап кала, мәгънәсен югалта торгандыр, дип алдан ук кайгыралар. Шәһәрдә яшәүче Валентина Васильевна Вьюговская өчен, мәсәлән, лаеклы ялга чыгу - яңа планнарны тормышка ашыру чорына әверелгән. Ул үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлады. Башта пионервожатый, аннары биология укытучысы, завуч булып эшләгән. Ике кыз...

Наталья Харитонова.
Күпләр лаеклы ялга чыккач, тормыш туктап кала, мәгънәсен югалта торгандыр, дип алдан ук кайгыралар.
Шәһәрдә яшәүче Валентина Васильевна Вьюговская өчен, мәсәлән, лаеклы ялга чыгу - яңа планнарны тормышка ашыру чорына әверелгән.
Ул үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлады. Башта пионервожатый, аннары биология укытучысы, завуч булып эшләгән. Ике кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер алар Санкт-Петербург шәһәрендә яшиләр. Валентина Васильевна алар янына кунакка еш бара, ләкин озак тора алмый, туган ягын сагынып кайта. Аның һәр көне эш-мәшәкатьләр белән тулы.
Узган ел ул махсус курсларга йөреп, компьютер белемен үзләштергән. Хәзер Интернет челтәре аша кызлары белән иркенләп аралаша ала. Ә ике ел элек Валентина Васильевна шәһәр ветераннар хорына йөри башлады. Репетицияләргә теләп йөри, ветераннар хоры составында концертларда чыгыш ясый, төрле конкурсларда катнаша. Бу шөгыле аның көндәлек тормышына өстәмә ямь бирә.
Күптән түгел Валентина Васильевнаны район Мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" клубы җитәкчесе итеп сайладылар. Ул шулай ук район ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы да булып тора. Боларның барысына вакыт кирәк, ләкин ул һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Эшчән, аралашырга яратуы, кешеләр белән уртак тел таба белүе кебек сыйфатлар аңа тормышында нык ярдәм итә. Ул кеше хәленә керә, башкаларны игътибар белән тыңлый белә һәм шуның белән үзенә тартып тора.
Соңгы вакытта Валентина Васильевна фотога төшерү белән мавыга башлады.
Беренче чиратта ул сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирә, озак еллар Иванов алымы белән үз организмын чыныктыра. Салкын су белән коенудан тыш, атнага ике тапкыр спортзалга йөри. Боларның барысы да үзен яхшы физик формада тотарга мөмкинлек бирә.
Дини бәйрәмнәрне дә игътибардан читтә калдырмый.
Әлбәттә, йорт мәшәкатьләре дә аз түгел, кош- кортларны карарга кирәк. Ә җәен эш тагын да арта. Аның бакчасына керсәң чыгасың килми, тырышып, күңел биреп карагач яшелчәсе, җиләк-җимешләре мул уңыш бирә.
"Шәһәребез зур булмаса да, җаның теләгән шөгыльне табырга мөмкин,- ди Валентина Васильевна. - Иң мөһиме - минем эшсез торганым юк, шулай да һәр җиргә өлгерергә тырышам. Шуның белән вакыт үткәнен сизми дә калам..."
Валентина Васильевнаның активлыгына, энергиясенә яшьләр дә көнләшерлек. Ул тормыштан ямь табып яши. Аңа карап, лаеклы ялга чыгу - яңа, кызыклы тормыш башлау икән дип, икеләнмичә әйтергә була.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев