Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкларны коткару өчен

"Средневолжрыбвод" ФГБУ хезмәткәрләре коррекция интернат-мәктәбенең "Зәңгәр патруль" активистлары белән бергә язын балыкларны саклап калу өчен сезонлы чаралар үткәрделәр.

Олег ПАХОМОВ
Ел саен бу вакытта ихтиологлар Владимир Храменков һәм Рөстәм Сафиуллин балык ресурсларын саклап калу өчен Идел акваториясенә чыгуны оештыралар. Коррекция интернат-мәктәбенең тәрбия эше буенча урынбасары Ирина Шишкина җитәкчелек иткән "Зәңгәр патруль"гә йөргән укучылар - аларның беренче ярдәмчеләре. Укучылар мондый чараларда даими катнашалар. Мәсәлән, яз көне балыкларга уылдык чәчәргә уңай шартлар булдыру өчен ылыстан махсус корылмалар ясыйлар, башка эшләрдә дә ярдәм итәләр.
Бу юлы интернат-мәктәп укытучысы Николай Купоросов җитәкчелек иткән отрядны ихтиологлар балыклар күпләп үлмәсен өчен бозда кислород керә торган тишекләр бораулауга җәлеп иттеләр. Ярты метрга ярты метрлы 30 чокырны Красный Ярдагы бозда һәм Лосиный утрау янында тиштеләр, тагын шундый ук 40 чокыр Тенишево утраулары янында ясалды.
Бу эшләр чокыр ясау белән генә бетми. Чокырларны боз капламасын өчен, суга камыш салалар, кырыйларына кар өяләр. Ихтиологларга һәм укучыларга шактый көч түгәргә туры килсә дә, алар бу бурычны җиренә җиткереп үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев