Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкка җыенганда...

Һәвәскәр балыкчылар көзне аеруча көтеп алалар. Ләкин бу вакытта балыкчы бик сак булырга тиеш, чөнки бәла аяк астында йөри.

Алексей Ананьев,
Россия МЧСының ТР буенча Кама Тамагы участогы дәүләт инспекторы.
Тәҗрибәле балыкчылар көз көне балык тотуны аеруча үз итә, чөнки көз көне балыкны тоту авыррак, аны кармакка каптыруның яңа алымнарын табарга, төрлечә хәйләләргә кирәк.
Бу чорда балыкчыларга янаган куркыныч турында да онытырга ярамый. Көз көне суның температурасы 7-8 градус кына тәшкил итә. Көймә әйләнеп капланса, балыкчы салкын суга төшә, ә юешләнгән киемнәре аны шунда ук төпкә сөйри. Салкын суда хәрәкәтләнү дә кыенрак. Шуңа күрә мондый хәлдә котылып калуы бик читен.
Фаҗигаләрне булдырмый калу өчен аз сыйдырышлы суднолар буенча Дәүләт инспекциясе балыкчыларны тагын бер кат кисәтеп куя: сулыкларга җилле көнне, исерек килеш, төзек булмаган көймәләрдә, коткару чараларыннан (жилет, күкрәкчә һәм башкалар) башка чыкмагыз, көймәгә артык әйбер төямәгез. Күз бәйләнгәндә барлык кечкенә көймәләрдә борт утлары (көймәне чыгарган завод тарафыннан күздә тотылган булса), шулай ук ак төстәге топ уты кабызылырга тиеш.
Бәхетсезлек килеп чыкса, шуны исегездә тотыгыз: салкын суда кеше туңудан үләргә мөмкин, чөнки организм җылысы аңа җитми. Моннан тыш, салкын суга чумган кешедә беренче 5-15 минутта үзенчәлекле шок барлыкка килә, тиренең салкынны тою рецепторлары ярсу сәбәпле, сулыш алу бозыла, көймә янында булып та, куллар күшеккәнгә күрә, аңа менә алмау кешенең үлеменә китерергә мөмкин.
Һәрвакыт исегездә тотыгыз: чиктән тыш хәлләр килеп чыкканда коткару хезмәтенең бердәм дежур-диспетчер телефоны - 01, ә кәрәзле элемтә абонентлары 112 номеры белән чылтыратырга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X