Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне ничек киметергә?

Узган атнада район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнашында киңәшмә уздырылды.

Аның эшендә районның барлык ведомствоара структура, мәдәният бүлеге, мәшгульлек үзәге, район хастаханәсе, тармак технологияләре техникумы вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Агымдагы елның 11 аенда районда 4 җинаять очрагы теркәлгән. Аларны балигъ булмаган ике яшүсмер кылган. Яшүсмерләр җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу чор эчендә балигъ булмаганнар тарафыннан 14 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Шуларның алтысында уналты яшькә җитмәгән яшүсмерләр гаепле. Калган сигезенә әле ундүрт яшь тә тулмаган.
Киңәшмә барышында җинаятьләрне җавапка тартырлык яшькә җиткәнче кылган яшүсмерләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеге, шулай ук балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне киметү чаралары белән бәйле мәсьәләләр дә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев