Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр вакытта ярдәм иттеләр

Кешеләрне дәвалаучы, сәламәтләндерүче табиб һөнәре җәмгыятьтә генә түгел, изге китабыбыз Коръәндә дә иң мактаулы, саваплы эшләрнең берсе икәнен әбием сөйләвеннән дә, мәктәптә укыганда ук белә, бу һөнәрне ярата идем. Шуңа күрә тормышымны әлеге эшкә багышладым.

Тумышым белән мин үзем Мөслим районыннан. Шәфкать туташы булырга укып чыккач, Иске Рәҗәпкә юллама белән килдем. Шушы авылда тормыш иптәшем Әнвәрне очраттым, гаилә корып җибәрдек. Өч малаебыз дөньяга килде. Шулай матур гына яшәп ятканда, Әнвәрем начар чир белән авырый башлады һәм мине, өч улыбызны калдырып, үлеп китте.

Олы улым - Рәисем мәктәпкә укырга да кермәгән иде. Уртанчы улым Илдус дүрт яшьтә, ә төпчегебез Илгизгә бер яшь иде. Ул вакытта әллә үз ягыма китимме, дигән уйлар да булды башымда. Шулай да иремнең, балаларымның туган авылын ташлап китмәдем. Рәҗәп авылы кешеләрен яраттым, алар үзләре дә миңа карата ихтирамлы булдылар. Әнвәремнең әти-әнисе (хәзерге вакытта мәрхүмнәр инде), ир туганнары да авылда яшиләр бит, ярдәмнәреннән ташламаслар дип өметләндем һәм ялгышмаганмын. Барысы да хәленнән килгәнчә ярдәм итеп яшәделәр.

Үзем дә бер тик тормадым, эштән буш вакытта кул эшләре белән шөгыльләндем: кофталар, свитерлар, шарф, башлыклар, оеклар бәйләдем, сарыклар, каз, тавык асрадым, яшелчәсен, ындыр тутырып бәрәңгесен утырттым, тормыштан тәм табып яшәргә тырыштым.

Еллар үтте, мин хәзер күптән лаеклы ялда.

Улларым үсеп, белем алдылар, гаилә кордылар, оныклар үстерәләр. Авылда калмасалар да, яныма еш кайтып, булышып торалар. Уртанчы улым Илдус армиядә Хабаров өлкәсендә хезмәт итеп, эшкә дә шунда калган иде. Быел пенсиягә чыгып, гаиләсе белән минем яныма кайтты. Өем искергән иде, аны сүтеп, нарат агачыннан зур яңа йорт салды.

Өй салуда безгә күршеләр, дуслар, район һәм авыл башлыклары Камил һәм Мансур Нугаевлар, Әнвәремнең туганнары, бигрәк тә Гыйззәтуллин Вәгыйз, Гыйльметдинов Якуб, улымның классташлары Сөләймәнов Искәндәр, Зыятдинов Наил нык булыштылар.

Өй торгызуда матди һәм рухи яктан булышкан барлык кешеләргә үземнән һәм улларым исеменнән газета аша олы рәхмәтемне җиткерәм.

Безгә кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, барысына да исәнлек һәм иминлек, озын гомер насыйп итсен. Барыгызга да чиксез зур рәхмәт.

Мөсәлләмә Гыйльметдинова,

Иске Рәҗәп авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев