Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга күпер кирәк

Сентябрь башларында Урта Йорткүл авыл җирлеген Иж-Борискино авыл җирлеге белән берләштерү максаты белән сайлаулар үткәрелде. Элегрәк тә әлеге авыл безнең җирлек составына керде, берничә милләт халкы бер йорт, бер түбә астына берләшеп, дус һәм тату яшәделәр. Сайлаучы буларак, Урманасты Йорткүлендә яшәүчеләрнең күп еллардан бирле теңкәсенә тигән проблемага авыл депутатларының игътибарын...

Сентябрь башларында Урта Йорткүл авыл җирлеген Иж-Борискино авыл җирлеге белән берләштерү максаты белән сайлаулар үткәрелде. Элегрәк тә әлеге авыл безнең җирлек составына керде, берничә милләт халкы бер йорт, бер түбә астына берләшеп, дус һәм тату яшәделәр.
Сайлаучы буларак, Урманасты Йорткүлендә яшәүчеләрнең күп еллардан бирле теңкәсенә тигән проблемага авыл депутатларының игътибарын җәлеп итәсе килә. Яз җитеп кар астына су төшү белән көчле ташкын ике авылны ике якка аерып куя. Нәтиҗәдә, атна-ун көнгә хәрәкәт тукталып кала. Шуңа күрә яз көне хәвеф-хәтәр килеп чыкмаса гына ярар иде, дип куркып торабыз. Элек, мәсәлән, электр станциясе янып, халык утсыз һәм сусыз калды. Янгын сүндерү машинасы Урта Йорткүлдән безгә килә алмады. Унбер тонналы С-80 бульдозеры су эчендә батып калды, йөртү системасына ком тулу сәбәпле, язгы чәчүдә дә катнашмады. Язгы ташу вакытында почта йөрми, авырган кешеләр медицина пунктына мөрәҗәгать итә алмыйлар.
Халык күпме еллардан бирле интексә дә, моңа бер җитәкченең дә исе китми. Шунысы гаҗәп, Әби патша күрсәтмәсе буенча ике авыл аша күпер салу җаен тапканнар, бөтен эшне ат ярдәмендә башкарганнар. Ул күпернең әле дә җир дамбасы саклана.
Ике авыл аша күпер төзелсә, моның Әлки һәм үзебезнең район өчен файдасы зур булыр иде. Чөнки Ульяновскига һәм Иделнең аргы ягындагы районнарга Антоновка -Танкеевка - Матвеевка аша әйләнеп йөриләр.
Яңа сайланган депутатлар һәм авыл җирлеге рәисе! Сайлаучы буларак, бу эшне сезгә йөкләргә телим. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын табып, халыкны әлеге бәладан коткарырсыз, дип ышанам.
Илгиз НӘҖИПОВ.
Урта Йорткүл авылы
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X