Иске Рәҗәп авылы халкы алдында моңарчы да танылган иҗат коллективлары еш чыгыш ясады. Шулай да авылга Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең килүе алар өчен көтелмәгәнрәк хәл булды, дияргә дә мөмкин.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Баксаң, моның үз сәбәбе бар икән.
- Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен үтибез, - диде ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева. - Ул республикадагы торак пунктларда төзелгән яңа Мәдәният сарайларында чыгыш ясавыбызны теләгән иде. Сезгә шул максатны күздә тотып килдек тә инде…


Иске Рәҗәптә моннан бер ел элек республика программасы буенча 200 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Биредә кичләрен иркенләп ял итү, бер-берең белән аралашу, вакытны файдалы итеп уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Үзебездә, шулай ук чит илләрдә дә зур танылу алган әлеге ансамбль турында артык тәфсилләп сөйләүнең кирәге юктыр, шәт. Коллективны һәркайда яратып каршылыйлар, чыгышлары тамашачыларда гаҗәпләнү белән бергә соклану хисе уята.
Ансамбль тулы состав белән килмәсә дә, халыкның ничек сөенүен күрсәгез икән! Тамашачылар бер сәгать дәвамында күбесе Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты исемен йөртүче башкаручыларның осталыгына сокланып утырдылар. Аида Вәлиуллина, Зөлфәт Сөләйманов, Булат Фидаев, Алсинә Җәгъфәрова, Регина Шаһиева, Дамир Имамиев һәм башкаларның чыгышларын алкышларга күмделәр.. Ансамбльнең яшь солисты Чулпан Гәрәева өлешенә дә алкышларны кызганмадылар. Шулай булмый ни, Иске Рәҗәп кызы бит ул!

Шунысын әйтергә кирәк, тамашачылар бу кичтә сәнгать осталарының тере тавышын, Рәшит Мостафин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгышын тыңлап ләззәтләнделәр. Концертта сирәк яңгырый торган көйләр белән бергә, композиторларыбызның заманча әсәрләре дә яңгырады.
- Элегрәк мондый артистларны телевизор экраннарыннан гына күрә идек, - диде концертта катнашкан район башлыгы Камил Нугаев. - Барча халык, район Советы һәм башкарма комитет исеменнән сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм сәнгатькә, халыкка хезмәт итүдә яңа иҗат уңышлары теләп калабыз…
Автор фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев