Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Амбарга кергәне уңыш

Андрей Тюнёв крестьян (фермер) хуҗалыгының ындыр табагында эшләүчеләр игеннәрне эшкәртү, чәчүлек орлыгын саклауга салу, аларны чәчүгә хәзерләү буенча тиешле чараларны сыйфатлы итеп, үз вакытында үткәрәләр.

Ындыр табагы мөдире Николай Марянин кыска вакыт эчендә эшчеләрдән җаваплы бурычларны үти алырлык коллектив туплаган. Склад биналарын чистартып, ремонтлап, дезинфекция ясап һәм агартып, яздан ук хәзерләп куйганнар. Ындыр табагындагы техника да әзерлек сызыгына куелган.
Килгән ашлыкны эшкәртү эше монда төгәлләнгән диярлек. ОВС ярдәмендә аны Сергей Пыров белә Геннадий Плаксин чистарталар. Яшь булуларына карамастан, алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Чистартылган ашлыкның бер өлеше саклауга салына, калганы икмәк кабул итү предприятиесенә җибәрелә.
Ындыр табагында ашлыкны ГАЗ-66 машинасы белән Сергей Трифонов ташый, ә Александр Савинов КУН ярдәмендә төяп тора. Төрле эштә йөрүче Василий Лифантьев белән Владимир Шероновның да мәшәкатьләре җитәрлек.
Арпа, көзге һәм сабан бодаеның төп өлеше инде саклауга салынган, хәзер язга чәчүлек материалы хәзерләргә кирәк. Көзге чәчүгә чәчүлек орлык тиешле күләмдә хәзерләп куелган, аның сыйфаты барлык таләпләргә туры килә.
Кырдагы түгел, амбарга кергәне уңыш дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Чынлап та, игенчеләр уңышында ындыр табагы эшчеләренең дә өлеше шактый.
Рәсемнәрдә: С. Пыров һәм Г. Плаксин; С. Трифонов; А. Савинов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев