Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алиментны вакытында түләргә кирәк…

Суд районның 35 яшьлек кешесен балигъ булмаган кызына алимент түләүдән баш тартканы өчен гаепле дип таба. Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге кеше алимент түләүдән тайпылу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басмаган, эшкә урнашу турында уйлап та карамаган. Суд приставлары кызына алимент түләү кирәклеге турында аңа берничә тапкыр...

Суд районның 35 яшьлек кешесен балигъ булмаган кызына алимент түләүдән баш тартканы өчен гаепле дип таба.

Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге кеше алимент түләүдән тайпылу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басмаган, эшкә урнашу турында уйлап та карамаган. Суд приставлары кызына алимент түләү кирәклеге турында аңа берничә тапкыр кисәтү ясаган, бу таләп үтәлмәгән очракта җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында да алдан исенә төшергәннәр.

Ни гаҗәп, бу кисәтүләргә игътибар итмәгән ул, мировой судьяның алимент түләү турындагы карарын үтәмичә, кызына бернинди материаль ярдәм күрсәтмәгән. Аның суд утырышы көненә алиментлар буенча җыелган бурычы 184952 сум тәшкил иткән.

Судта ул үзенең гаебен тулысынча таный. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 157 маддәсендәге 1нче өлешкә нигезләнеп, ул алты айга сынау шарты белән ирегеннән шартлы рәвештә алты айга мәхрүм ителә. Моннан тыш, аңа җинаять-башкарма инспекциясенә хәбәр итми торып яшәү урынын алыштыру тыела. Ул ай саен инспекциягә килеп теркәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев