Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан язылу уңайлы

Бу айдан башлап, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе белгечләренә язылу Росреестрның рәсми порталы аша башкарыла.

www.rosreestr.ru Росреестр порталы аша белгечкә язылу өчен "О Росреестре" бүлегенә кереп, башта - "контакты", аннары "офисы и приемные" бүлекләренә керергә кирәк.
Ачылган биттә РФ субъектын (мәсәлән, Татарстан Республикасы), аннары кирәкле районны (мәсәлән, Спас районы) сайлап алырга һәм "показать офисы" ссылкасына басарга кирәк. Тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәк бүлекне сайлап алырга һәм "предварительная запись" битен ачарга кирәк.
Аннары система Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә һәм аның территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итүнең көнен һәм сәгатен сайлап алырга тәкъдим итә. Бу операцияне башкарганнан соң, "алдан язылып кую" ("предварительная запись") буенча мөрәҗәгать итүче кешегә үзенең мөрәҗәгать итү сәбәбен күрсәтеп, катлаулы булмаган форманы тутырырга кирәк булачак.
Әгәр барысын да дөрес башкарсагыз, "вы успешно записались на прием" дигән хәбәр чыга. Бу хәбәрдә шулай ук гариза бирүче сайлап алган кабул итү урыны, көне һәм сәгате күрсәтеләчәк. Моннан тыш, электрон адреска җибәрелгән хәбәрдәге махсус ссылка буенча сез бастыру өчен штрих-код күрсәтелгән талон ала аласыз. Бу талонны бастыру мәҗбүри түгел, анда күрсәтелгән санны истә калдыру да җитә.
Алдан язылып кую бик уңайлы, бу сезнең шәхси вакытыгызга экономия ясый һәм чиратта торудан коткара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев