Узган атнада шәһәребездә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган митинг булды.
Кораллы бәрелешләр вакытында һәлак булган һәм алган яралардан үлгән сугышчыларны үзләре дә кораллы бәрелешләрдә катнашкан ветераннар - "Сугышчан дуслык" ("Боевое братство") җәмәгать оешмасы әгъзалары, аларның якыннары һәм туганнары, район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, яшьләр һәм дин вәкилләре искә алды. Алар әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында җыелдылар.
.JPG)
Митингта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, "Сугышчан дуслык" район оешмасы рәисе Ренат Шәрипов, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Илһам Мидхәтов, Чечня сугышы ветераны, Батырлык ордены кавалеры Сергий атакай (Карпухин) чыгыш ясадылар.
Аларның һәр сүзендә арабыздан вакытсыз китеп барган егетләрне сагыну, алар истәлеген лаеклы саклау, бу сугышта катнашкан һәр кешегә Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Сергий атакай гыйбадәт кылганнан соң, һәйкәлгә веноклар куелды.
Әфган сугышында безнең 107 якташыбыз катнаша. Кураловодан Александр Корчагин, Бураководан Сергей Пантелеев, Болгардан Марат Мингалиев, Кимнан Сергей Рубцов, Гусихадан Николай Сорокин һәм Татар Такталыдан Әнәс Зәйдуллин хәрби бурычны үтәгәндә, Әфган җирендә һәлак булалар. Алар хөрмәтенә укыган мәктәпләренә истәлек такталары куелган, ә Гусихада һәлак булган якташлары истәлегенә һәйкәл куйганнар.
.JPG)
Район Мәдәният йортында "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль ансамбль концерты зур уңыш белән үтте. Хәрби тема буенча республика һәм Россия конкурслары лауреаты булган Базарлы Матактан килгән бу иҗади коллектив таныш җырларны гына түгел, автор җырларын да башкардылар. Аларның концертын тамашачылар бик җылы кабул итте.
Рәсемнәрдә: һәйкәлгә веноклар салу тантанасы; Әфган ветераннары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев