Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив кушылдылар

Шимбә көнне "Урманнар утырту көне" дигән республика акциясендә укучылар, район җитәкчелеге вәкилләре, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмасы коллективлары актив катнашты. Спас районы элек-электән үзенең урманнары белән дан тотты, ләкин агачлар бервакытта да күп була алмый. Шуңа күрә агачларның санын арттырырга өндәүне күпләр хуплап кабул итте һәм акциядә катнашырга булдылар. Инде күптән...

Шимбә көнне "Урманнар утырту көне" дигән республика акциясендә укучылар, район җитәкчелеге вәкилләре, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмасы коллективлары актив катнашты.
Спас районы элек-электән үзенең урманнары белән дан тотты, ләкин агачлар бервакытта да күп була алмый. Шуңа күрә агачларның санын арттырырга өндәүне күпләр хуплап кабул итте һәм акциядә катнашырга булдылар. Инде күптән башланып киткән акция барышында район территориясендә 10000 төптән артык төрле агач үсентесе утыртылды. Акциядә иң актив катнашучылар арасында әлегә Ямбакты, Аграмак, Ким, Антоновка, Никольск, 1нче һәм 2нче шәһәр мәктәпләрен, кадет һәм санаторий интернат-мәктәпләрен билгеләп үтәргә була. Беренчеләрдән булып бу инициативаны Приволжск, Никольск, Ким авыл җирлекләре, "Болгарлес", "Спас" табигый заказнигы, "Болгар урманчылыгы" учреждениесе күтәреп алды.
Акция кысаларында белем бирү учреждениеләрендә табигатьне саклау оешмасы һәм урман хуҗалыгы вәкилләре урманнарны саклауга багышланган дәресләр, класс сәгатьләре һәм әңгәмәләр үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев