Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аккошларны куркытмагыз

Юрий Конюхов. Безнең Өчкүл авылына берничә ел рәттән аккошлар килә. Үткән ел алар, мәсәлән, озак вакытлар Исемсез күлдә яшәделәр. Ә быел бу гүзәл аккошлар авыл кырыендагы суда тукталдылар. Алар шулкадәр матур, карап туя торган түгел. Шуны да онытмаска кирәк, барлык төр аккошлар Кызыл китапка кертелгән. Аларга рәсми ау тыелган, шуңа...

Юрий Конюхов.
Безнең Өчкүл авылына берничә ел рәттән аккошлар килә. Үткән ел алар, мәсәлән, озак вакытлар Исемсез күлдә яшәделәр. Ә быел бу гүзәл аккошлар авыл кырыендагы суда тукталдылар. Алар шулкадәр матур, карап туя торган түгел. Шуны да онытмаска кирәк, барлык төр аккошлар Кызыл китапка кертелгән. Аларга рәсми ау тыелган, шуңа күрә бу кошларның саны арта башлады.
Район газетасы аша бөтен кешенең, шул исәптән безнең авыл халкының да, исенә төшерәсем килә: аккошларга карата бик сак булырга кирәк. Киләсе ел алар безгә килерме, ял итү өчен әллә башка урынны сайлармы - бу безнең үзебезгә бәйле. Бу кошларны һич тә куркытырга ярамый, башкасы турында әйтеп тә тормыйм. Хәер, бу барлык җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясына кагыла.
Өчкүл авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X