Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ак мәчеттә – тантана

Узган җомга көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы каршындагы Ак мәчеттә квалификацияне күтәрү курсларын беренче булып тәмамлаган имамнарга махсус таныклыклар тапшыру тантанасы булды.

Тәлгат Җамалетдинов
Кырык биш көн буе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районыннан унбиш кеше ислам дине нигезләрен өйрәнү һәм Коръән уку курсларында белем алды. Дәресләрне Ак мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте вәкилләре Ильяс Җиһаншин, Ильяс Сабиров һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Барлык имамнар, шул исәптән Ак мәчет мөәзине Мөхсин Игнеев тә укудан соң имтихан тапшырдылар.
Тантанага Чувашия, Ульяновск өлкәсе, Татарстан һәм башка төбәкләрдән бер төркем кунаклар килде. Аларның барысы да Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы администрациясе башлыгы Эдуард Ганиевка мондый курсларны ачып җибәрү инициативасы күрсәтүе һәм имамнарны укыту чыгымнарын тулысынча үз өстенә алуы өчен рәхмәт белдерделәр. Бу кешегә чын йөрәктән башкарган изге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре бик күп әйтелде бу көнне.
Эдуард Әнвәр улының тагын бер теләге бар икән - ул Ульяновск өлкәсенең абыстайлары өчен дә шундый ук курслар оештырырга җыена. Ә ул вәгъдәсен һәрвакыт үти торган кеше!
Тантаналы өлештән соң барысы да бергәләшеп өйлә намазы укыдылар. Кунакларның барысы да чын күңелдән Аллаһыдан җир йөзендә тынычлык булсын, төрле милләт кешеләре дус-тату яшәсен, Украина җирендә барган канкойгыч сугыш туктасын дип сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев