Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак бәхетләр сезгә телибез!”

Узган сишәмбедә, өлкәннәр көнендә, район Мәдәният йортында Пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлегенең отчет концерты булды.

Владимир КОРНИЛОВ

Мондый иҗат отчетлары үткәндә Мәдәният йортының залы һәрчак тулы була. Бу юлы исә кичәгә күбесенчә ветераннар килгән иде.

Тамашачыларга, беренче чиратта өлкән буын вәкилләренә котлау сүзләре белән Спас районы башлыгы Камил Нугаев мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәм белән котлап, ветераннарга изге теләкләрен җиткерде, аларга намуслы хезмәтләре, киләчәк буыннар хакына кылган игелекле эшләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Иҗат отчетының беренче өлешендә Пенсия фонды идарәсе коллективы чыгыш ясады. Сәхнәгә әлеге учреждениедә эшләүчеләрнең барысы да диярлек чыкты. Бер-берсен алыштырып, алар ветераннарга үзләренең җылы котлауларын дәртле җырлар һәм шигырь юллары аша җиткерделәр, форсаттан файдаланып пенсия эшенең кайбер үзенчәлекле яклары белән дә таныштырып үттеләр. Клиентлар белән эшләү тәҗрибәсеннән алынган юмористик күренешләр, күңелле такмаклар, узган елларның шлягерларын, композиторларның әсәрләрен оста итеп башкардылар. Чыгыш ясаучыларга балалары да ярдәм итте. Мәсәлән, Азалия Бакирова, Анна Тюленеваның дәртле җырлары һәркемдә соклану уятты. Коллектив башкаруындагы "Эх, сез матур кызлар!" җырын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Программаның икенче өлешендә сәхнәгә "Рок-н-ролл" биюе белән "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче белгечләрнең балалары чыкты. "Чайка" балалар йорты коллективы Василиса Прекрасная әкиятенә нигезләнеп күңелле тамаша әзерләгән. Патша, аның тән сакчылары, үлемсез Кощей, чит илдән килгән кул сугышы остасы һәм, әлбәттә инде, Василиса Прекрасная, тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Шунысын әйтергә кирәк, тамашаны әзерләгәндә җирле материалларны да кулланганнар: әкият геройлары борынгы Болгарда, тәвә кошлары фермасында булдылар, Ржавец поселогы яныннан узып киттеләр… Икмәк музеен да искә төшерделәр. Патша сүзләренә караганда, бәйрәм хөрмәтенә биредә пенсионерларны бушлай ашатуны оештырганнар.

Концерт ахырында барысы бергә сәхнәгә чыгып "Ак бәхетләр сезгә телибез!" җырын башкардылар.

* * *

Традиция буенча 1 октябрьдә "Болгар" кафесында район башлыгы Камил Нугаев шәһәр һәм авыл ветеран оешмалары активистлары белән очрашты.

Район җитәкчесе һәм чыгыш ясаган башкалар ил өчен авыр вакытларда көчләрен кызганмыйча эшләгән ветераннарга намуслы хезмәтләре, лаеклы алмаш әзерләүләре өчен олы рәхмәт белдерделәр.

* * *

Никольск мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү айлыгы оештырдылар.

Укучылар аларның өйләренә барып, хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр: өйләрен тәртипкә китерделәр, бакчадан яшелчәләрне җыярга, чүп-чардан чистартырга булыштылар.

Өлкәннәр көне алдыннан укучылар авылның олы яшьтәге кешеләренә 1 октябрь көнне авыл мәдәният йортында үтәчәк бәйрәм концертына чакыру билетлары таратып чыктылар.

Җырлар һәм биюләр, җылы сүзләр һәм котлаулар белән үрелеп барган концерт аларга бик ошады.

* * *

Вожи мәктәбендә Өлкәннәр көнен истә калырлык итеп билгеләп үттеләр.

Ветераннарга залга кергәндә үк матур чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Аннары укучылар, укытучылар, җирле артистлар тырышлыгы белән әзерләнгән концерт башланып китте.

Бәйрәмгә җыелган тамашачыларны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов котлады.

* * *

Өлкәннәр көне уңаеннан Куралово мәдәният йортында оештырылган бәйрәм кичәсенә хәтта сиксән яшен тутырган ветераннар да килгән иде.

Кичәгә Екатериновка һәм Ярдәм авылларыннан 60тан артык кеше җыелды. Бәйрәм күңелле итеп оештырылды һәм бик җылы шартларда үтте, ул тамашачылар күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды. Аны оештыручылар - авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иганәчеләр Рафис Хәйруллин, Фәргать Мөхәммәтов, Линар Гыйниятуллиннарның өлеше зур булды. Концерт программасына рус һәм татар җырлары, биюләре дә кертелгән иде. Наталья Трифонова, Надежда Бондина, Марина Федотова һәм башкаларны тамашачы бик җылы каршылады. Өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм табыны мулдан әзерләнгән, кунаклар үткәннәрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.

* * *

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган кичәгә Красная Слобода авылының өлкән яшьтәге кешеләре җыелды. Алар төрле конкурсларда катнаштылар, җырлар башкардылар, мәзәкләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар, мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны янында үз хатирәләре белән уртаклаштылар.

Ә икенче көнне ветераннар хөрмәтенә мәктәпнең актлар залында концерт куйдылар. "Рябинушки" вокаль төркеме, Татьяна Шеронова, Светлана Панчугина, Хатирә Габделганиева, Евгений Кременсков башкаруында элеккеге еллар җырлары яңгырады. Бу чарадан укучылар һәм балалар бакчасы нәниләре дә читтә калмады.

* * *

Бураково авылында укучылар, укытучылар, китапханә һәм мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Өлкәннәр көненә багышланган концерт булды.

Өлкәннәрне җирлек башлыгы Рамил Мингалиев, Бураково авыл җирлеге депутаты Фәрит Нугаев җылы котлады. Аннары кунакларны табын янына чакырдылар. Коминтерн авылыннан - Антонина Долганова, Алевтина Баринова, Мария Ширыбырова, Бураководан - Мария Кузнецова һәм башкалар бу очрашуда катнашучылар арасында иң өлкән яшьтә һәм тормыш авырлыкларын да күп күргән кешеләр. Ветераннарның барысы да үзләрен зурлаганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр.

* * *

Бөтен республикадан җыелган ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән утыз биш ветеран безнең музей-тыюлыкта булып киттеләр.

Өлкәннәр көне уңаеннан бу сәяхәтне ветераннарга дистәләгән ел хезмәт куйган үз оешмалары бүләк иткән. Кунаклар борынгы шәһәрнең ядкарьләре белән таныштылар, Икмәк музее, Ак мәчет һәм Елга вокзалында булдылар. Күпләр Болгарда беренче тапкыр булганга, экскурсия барысында да зур кызыксыну уятты.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев