Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграмаклыларның иҗади чыгышы

Узган атна ахырында район Мәдәният йорты сәхнәсендә Аграмак авылы үзешчәннәренең отчет концерты булды.

Лидия Кострулева
Үзешчәннәр авылның талантларга бай булуын тагын бер кат ачык күрсәттеләр. Концерт программасын да үзенчәлекле итеп "Күтәренке кәеф рецепты" дип исемләгәннәр. Программада төрле яшьтәге, төрле һөнәр, төрле милләт вәкилләре башкаруында җырлар да, биюләр дә, шигырьләр дә җитәрлек кертелгән иде. Барлыгы концертта 38 үзешчән артист катнашты. Аның иң кечесенә алты яшь булса, иң өлкән артист 75 яшен тутырган иде. Концерт номерлары рус, татар, чуаш телләрендә башкарылды, ә Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова программаны алып баручыларның берсе булды.
"Задоринка" һәм "Рябинушка" вокаль төркемнәре, Надежда Дмитриева, Дмитрий Шеронов, Любовь Абрамова, Татьяна Еремеева, Рәшидә Шәрипова, Наталья Трифонова, Александр Грузов, яшь талантлар Яна Черняева һәм Юля Дмитриева башкаруындагы җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Мәзәк чыгышлар да беркемне битараф калдырмады, бәйрәмгә үзенчәлекле бер ямь өстәделәр.
Ә Лев Еремеев кебек үзешчән артист турында аерым әйтәсе килә. Беренчедән, ул үзе баянда уйнап, туган авылы турында чуаш телендә үзе чыгарган "Малая Тахтала" җырын башкарды. Иҗади отчет концертына багышлап, ул махсус "Аграмак вальсы" дигән җыр да иҗат иткән. Бу җырны баянда уйнап, "Задоринки" ансамбле башкарды.
- Бу иң яхшы иҗади отчетларның берсе булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев, Аграмак үзешчәннәрен уңышлы чыгышлары белән котлап. Тамашачылар аның сүзләрен хуплап, авыл үзешчәннәренә чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев