Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграмак халкының сөенече зур булды

Узган шимбәдә Аграмакта Мәдәният йорты ачылуга багышланган тантана узды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Авылда инде күптән типлы проект буенча төзелгән Мәдәният йорты искергән, финанс кытлыгы гел сиздереп торганга, соңгы елларда бина бөтенләй ягып җылытылмаган. Җәйләрен авыл яшьләре дискотека, башка чаралар уздыру җаен тапса, кышкы суыкларда Мәдәният йортының ишеге гел бикле торган. Бу хәл яшьләрне генә түгел, бөтен авыл халкын бертигез дәрәҗәдә борчыган. Ни дисәң дә, бәйрәм көннәрендә бергә җыелып аралашасы, күрешәсе, үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырасы килә…
Тырышсаң, теләсә кайсы проблеманы хәл итәргә була, диюләре хак икән. Аграмак авылы халкы өчен Мәдәният йортын мәктәп бинасына күчерү көне истәлекле вакыйга буларак истә калачак.
- Биредә иркенләп ял итү, күңел ачу өчен әйбәт шартлар тудырылган, - диде әлеге тантанада катнашкан район башлыгы Камил Нугаев. - Мәдәният учагы утын сүндерми саклагыз, бу йорт очрашу, яшь буынга рухи тәрбия урынына әйләнсен…
Район башлыгы киләсе елда махсус программа буенча җирле бюджет акчасы исәбенә мәктәп бинасына капиталь ремонт уздырылачагы турында да әйтте. Димәк, Мәдәният йортының да агач тәрәзә рамнары урынына пластиктан эшләнгән рамнар урнаштырылырга, җылыту системасы тулысынча алыштырылырга, бер үк түбә астына сыенган фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, балалар бакчасы, җирле үзидарә эшен яхшыртуга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелергә тиеш.
Спас эчке эшләр бүлегенең полиция уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Сергей Тарасов халыкны полициянең яңа участковые Михаил Савинов белән таныштырып үтте. Махсус программа буенча аңа авыл территориясендә йорт төзелгән. Биредә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган.
Аграмак җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Моннан соң олысы да, кечесе дә үзләренең ялларын мавыктыргыч, күңелле итеп үткәрә алачак. Яшьләр өчен бильярд, теннис өстәлләре сатып алынган. Район Мәдәният йорты аграмаклыларга төсле музыка җайланмасы бүләк иткән.
Әлеге бинаны реконструкцияләү эшендә катнашкан "Мегалитстрой" җәмгыяте директоры Илназ Хөсәеновка район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантана азагында сәхнәгә авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыкты. Тамашачылар Дмитрий Шеронов, Рәшидә Мостафина, Юлия Дмитриева, "Задоринка" фольклор төркеме һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр башкаруындагы җырларны яратып кабул иттеләр.
Автор фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X