Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Агач утыртуда катнаштылар

    Быел көз Болгар һәм аның тирә-ягында 300гә якын агач һәм куак үсентесе утыртылды.

    Яшелләндерү акциясендә шәһәрнең күп учреждение һәм оешма коллективлары катнашты. Мәсәлән, милли агач утырту көнендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Ак мәчет территориясендә 80 нарат, имән, чыршы һәм башка агач үсентесен утырттылар.
    "Олимп" спорт залы янында да спорт мәктәбе коллективы тырышлыгы белән 50 чыршы үсентесе утыртылган. Ә Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре Рабига күле буенда 50 нарат һәм миләш үсентесе утыртканнар. Шәһәрнең кайбер урамнарында да яшь агачлар барлыкка килде, ә бу көннәрдә шәһәр урта мәктәпләре үз территорияләрен яшелләндерү белән мәшгуль. Туган шәһәрне ямьләндерү эшенә редакция коллективы да үзеннән өлеш кертеп, Ленин урамында 20 юкә һәм миләш үсентесе утыртты.
    Шулай итеп, агачлар тамыр җибәреп, аларны утырткан кешеләрнең тырышлыгы бушка китмәсә, киләсе елларда шәһәребез тагын да яшелләнеп, ямьләнеп китәр дип ышанырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: