Мөселман илләренең астрономия обсерваторияләре үткәргән фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп һәм Татарстан мөселманнары Диния назәрәте кергән Хәнәфит мәзһәбенең мөселман дини мәктәбе, ТР Диния назәрәте казыйлары советы белән исәпләүләр үткәрелде, нәтиҗәдә ай каленьдары буенча Зөлхиҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә.
Татарстан Республикасында 2012...

Татарстан Республикасында 2012 елның 25 октябре, ягъни Корбан бәйрәме көне, ял көне булып санала.
Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 6 сәгать 30 минутта укылачак. 7 сәгать 15 минутта - вәгазь, иртәнге 8 дә бәйрәм намазы башлана. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Корбан бәйрәмен иртәнге 9 да Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттән турыдан-туры трансляцияләчәк.