Гомер үткәне сизелми дә. Надежда Поймалованың Гөлеш балалар бакчасына җитәкчелек итә башлавына да унбиш ел вакыт үткән.
Ирина Телицына
Ә бит ул үзенә юрист һөнәре сайлаган иде. Кайчан да булса балалар белән эшләрмен дип башына да китерми. Ләкин язмыш барысын да үзенчә хәл итә. Балалар бакчасы аның өчен икенче туган...
Гомер үткәне сизелми дә. Надежда Поймалованың Гөлеш балалар бакчасына җитәкчелек итә башлавына да унбиш ел вакыт үткән.
Ирина Телицына
Ә бит ул үзенә юрист һөнәре сайлаган иде. Кайчан да булса балалар белән эшләрмен дип башына да китерми. Ләкин язмыш барысын да үзенчә хәл итә. Балалар бакчасы аның өчен икенче туган йортка әйләнә. Хәзер инде лаеклы ялда булган Валентина Перцева, тәрбияче ярдәмчесе Наталья Спирчагова белән аш пешерүче Валентина Иванова кайчандыр аны беренче көннәрдән үк үз итеп каршылаганнар, һәр эштә булышырга тырышканнар.
Балалар бакчасында эшләү бик җаваплы һәм зур осталык таләп итә. Азык-төлек турында кайгырту, балалар белән дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү, чисталыкны саклау һәм башка эшләрне һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Монда балалар бакчасының ишек алды да һәр кешенең игътибарын җәлеп итәрлек - хәзер шау чәчәктә утыра. Бакчада шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Витаминлы ашамлыклар ел буена җитә.
- Балалар саны кимүе генә борчый, - ди Надежда Анатольевна, - әле кайчан гына бакчага ун бала йөри иде, хәзер менә җиде генә калды. Балаларны бер яшьтән үк кабул итеп алабыз. Шуңа күрә группада балалар төрле яшьтә. Шунысы әйбәт, авылның бөтен баласы бакчага йөри.
Әлбәттә, бакчага йөргән бала мәктәпкә дә әзерлекле бара, шуңа күрә биредә алар белән ныклап шөгыльләнәләр.
Мәгариф бүлеге методисты Светлана Никитина Надежда Анатольевнаның үз эшенә җаваплы каравын, активлыгын, башкалардан калышмаска тырышуын билгеләп үтте. Ел саен бу коллектив яңа уку елына җитди әзерләнә, уен мәйданчыгын зур осталык белән бизиләр.
Гөлеш балалар бакчасы мөдире һәм тәрбияченең беренче квалификация категориясенә ия булулары үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Димәк, алар үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп, зур осталык белән башкаралар дигән сүз.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев