Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юбилеең белән, “Теремок”!

Узган атна ахырында "Теремок" балалар бакчасы коллективы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Ирина Телицына
Юбилей уңаеннан актлар залына әти-әниләр һәм дәү әниләр, учреждениенең элеккеге хезмәт-кәрләре, җирле хакимият вәкилләре җыелды. Музыка тавышлары астында алар янына зур чәчәк бәйләменә охшатып киенгән нәниләр чыкты. Кызларның барысы да матур күлмәктән, чәчләрендә купшы бантлар, ә малайлар - костюмнардан иде. Балалар кунаклар өчен "Теремок" әкиятен заманча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр нәни артист үз ролен мөмкин кадәр остарак башкарырга тырышты. Ә ахырда барысы бергә "Хорошо у нас в саду" җырын башкардылар. Концерт Маргарита Шабанова һәм Елизавета Пелагеина башкаруындагы дуслык турындагы җырлар белән дәвам итте. Әзерлек группасына йөрүче балалар тамашачыларга биюләр бүләк иттеләр.
Аннары балалар бакчасын оештырган чорда эшләүче ветераннарны сәламләделәр. "Теремок" бакчасы 1989 елда ачылды. Яңа төзелгән бинага балалар яслесе һәм 1нче һәм 4нче балалар бакчасы күчкән. Коллективка Валентина Лаврентьева җитәкчелек иткән. Төрле яшьтәге балалардан алты группа оештырыла, аларда тәрбиячеләр Людмила Вазюкова, шәфкать туташы Галина Спирягина, пешекче Валентина Баринова, кече тәрбиячеләр Лариса Матюхина һәм Надежда Пантелеева эшли. Алар коллективта әле бүген дә хезмәт куялар. Рәисә Рәхмәтуллина да "Теремок"та күптәннән эшли. Аларның барысына да мәгариф бүлеге исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Галина Никитина һәм Галия Нигманованы да алтмыш яшьлек юбилейлары белән җылы котладылар һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Алевтина Фәхретдинова, Галина Кузьмина, Нина Андрияшина, Любовь Поливаева, Наталья Фарисеева һәм бу учреждениедә эшләгән башка хезмәткәрләр дә бу көнне җылы сүзләрне шактый ишеттеләр.
Бу балалар бакчасында ун еллап эшләгән мәгариф бүлеге методисты Светлана Никитина коллективка өч мең сумлык сертификат тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин коллективка зур рәхмәт белдереп, ун мең сумга сертификат бүләк итте. Спас оптторг берләшмәсе, әти-әниләр дә читтә калмадылар.
Бакчага йөрүче балаларның төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алуы аерым билгеләп үтелде. Шулай ук коллективта буыннар элемтәсе дә өзелми. Мәсәлән, үзләре шушы бакчада тәрбияләнгән Александр Грызунов, Елена Афонина, Ирина Балакирева хәзер балаларын шушында йөртәләр. Ә бакча элеккечә үк нәниләр өчен күңелле, могҗизалы, көн саен яңа ачышларга бай булган дөнья булып кала. Биредә балалар күңелен аңлый белә торган менә дигән кешеләр эшли.
Тантана ахырында бакчаны юбилее белән котлап, барысы бергә "Каравай" җырын башкардылар. Бакча мөдире Лариса Мартынова коллектив исеменнән "Теремок" бәйрәменә килгән һәр кешегә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев