Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь техникларның уңышы

Үткән атнада Казанда үткәрелгән балаларның техник иҗатын үстерүгә ярдәм итүче беренче республика фестиваленнән робот техникасы белән шөгыльләнүче безнең "Регата" командасы беренче урынны алып кайтты. Ирешкән зур уңышлары өчен аларга кубок, диплом һәм сертификат тапшырдылар.

Ирина Телицина
Фестиваль барышында төрле техник юнәлешләр буенча күргәзмәләр, инженер-конструкторлык иҗатын үстерергә ярдәм итүче олимпиадалар һәм конкурслар уздырылды. Казанның Иннополис университеты оештырган бу зур чарада күп районнардан килгән укучылар һәм республиканың алтмыш өч уку йорты студентлары катнашты.
Робот техникасы олимпиадасында безнең район исеменнән беренче урта мәктәп укучылары Рамил Курмакаев һәм Виктор Фролов чыгыш ясады. Аларның роботы Ютазы районы һәм Казан шәһәрендәге көндәшләрен артта калдырып, киртәле урынны 38 секунд эчендә үтте һәм алар өлкән укучылар арасында җиңү яуладылар.
- Бу җиңүгә ирешү өчен остазларга да, балаларга да шактый тырышырга туры килде, - диде берләшмә җитәкчесе Николай Фролов. - Программаны сайлауда берләшмәнең элеккеге җитәкчесе Светлана Володина зур ярдәм күрсәтте. Роботның һәр хәрәкәтен җентекләп тикшерергә, көйләргә кирәк булды, без соңгы ике айда шуның белән шөгыльләндек. Тырышлыгыбыз юкка китмәде...
Легоробот - төрле детальләр, тешле тәгәрмәчләр, күчәрләр һәм тәгәрмәчләрдән торган җайланма. Аңа датчиклар һәм электр моторлары куелган, идарә блогына махсус программа урнаштырылган. Олимпиадада катнашу өчен биеклеге 25 сантиметрдан артмаган робот җыелган. Конкурс алдыннан робот "карантин" үткән, ягъни зурлыгының таләпләргә туры килүе-килмәвен тикшергәннәр. Аннары сынау һәм контроль узышлар үткәрелгән, тизлек буенча безнең команда башкаларны артта калдырган.
Икенче команда траектория-пазл ярышларында катнашкан. Моннан тыш, "Картинг" берләшмәсенең ике вәкиле фигуралы йөрү буенча күрсәтмә чыгышта катнашканнар. Егор Абалымов һәм Никольск мәктәбенең технология укытучысы Виктор Золин "Авыл хуҗалыгы машиналары" номинациясендә чыгыш ясап, бензопычкыдан ясалган рәт араларын йомшарткычны күрсәткәннәр. Роботлар күргәзмәсендә Полянкадан Евгений Мошков җитәкчелегендәге түгәрәккә йөргән Егор Шевченко һәм Сергей Григорьев катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев