Яшь активистлар тәҗрибә уртаклашты
Узган атнада район Мәдәният йортында яшь гражданнар форумы узды.
Форумда катнашучыларны республиканың балалар оешмасы советы рәисе Екатерина Согрина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин сәламләде.
Әлеге чараның максаты үсеп килә торган яшь буынның инициативасын арттыру, аларны җәмәгать эшләренә тарту, балалар оешмасына ярдәм күрсәтү, балалар һәм яшьләр проблемасын ачыклау һәм аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Өч төркемгә бүленеп, шәһәр һәм райондагы җәмәгать берләшмәләренең 12 яшьтән 18 яшькә кадәрле активистлары тугыз юнәлеш буенча эш башкардылар. Алар катнашучыларның кайбер шәхси сыйфатларын үстерү, социаль проектлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Форумның пленар эшендә һәр активист безнең район территориясендә тормышка ашырырга җыенган үз идеясе белән таныштырды. Чара азагында укучылар тәкъдим иткән инициативалар буенча резолюция кабул ителде.
Иң яхшы педагоглар һәм укучыларга ТР яшьләр эше министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында балалар Иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова, балалар җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Ксения Федорова, шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең педагог- оештыручысы Любовь Герасимова, Антоновка һәм Бураково урта мәктәпләре педагоглары Валентина Стрижова белән Светлана Силантьева, шәһәрдәге беренче, икенче, Бураково, Иске Рәҗәп мәктәпләренең 10 класс укучылары Лаура Давтян, Анна Костина, Энҗе Кыямова, Наталья Карпова, П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат укучысы Альберт Аверьянов та бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев